Айгөл Хәйри: «Бүген әдәпсезлекне җиңәрлек көчләр юк»

Зәвык, сыйфат, үзенчәлекле тавыш, моң. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри исеме янына тагын нинди сыйфатлар куеп булыр иде икән? Аның үзен дә бүген халкыбызның шушы илаһи сыйфатларын җуюы, татар җыр сәнгатенең халәте борчый. Бүгенге әңгәмәбез дә – әнә шул хакта.

– Җырчыларның ялы ничегрәк үтә? Җырламый тормыйсыздыр?

– Башка җырчылар өчен җавап бирә алмасам да, үз һөнәрен чын күңелдән яратучының ялда да эш турындагы уйларын тулысынча калдыра алмавын чамалыйм мин. Гомеренең күп вакытын эшенә багышлый ул чөнки. Мин үземне дә шундый кеше дип атый алам. Җырлау – һөнәр генә түгел, ул безнең яшәү рәвеше, илһам чыганагы. Шуңа да минем буш вакытым да, ялым да җырлап үтә.

Җырчының эше җырлау гына түгел бит ул. Җыр – иҗат процессының соңгы ноктасы. Иң катлаулы чор – җырны тудыру, финанслау, студиядә яздыру, аранжировка өстендә эшләү. Иҗатыңны камилләштерү өчен дистәләгән сәгатьләр, көннәр кирәк.

«Тарих – иң яхшы укытучы ул…»

— Концертлар сезоны тукталып торса да, җыр сәнгате турында сөйләшик әле. Безнең эстрада кая таба хәрәкәт итә?

– Бүген татар эстрадасы, урыс эстрадасы кебек үк, аяныч хәлдә. Кешенең эчке дөньясы, күңел байлыгы, профессиональлек, эстетика, әхлак, фикер, мәгънә кебек төшенчәләр зур, караңгы күләгә астында кала бирә, упкынга таба атлый. Күпчелек артистларның төп максаты – үзеңнән соң мирас калдыру түгел, ә, киресенчә, җырлап баеп калу. Бүген эстрада теләгән һәр кеше өчен ишекләрен киереп ачты, ягъни хәзер үзен җырчы дип санаган һәркемнең телевидение һәм радиода эфир вакыты сатып алырга хакы бар. Кызганыч, ул кешенең җырлый белү-белмәве, җыры, иҗаты аша мәгънә җиткерә алу-алмавы берәүне дә борчымый. Әйткәнемчә, бу – безнең эстрадага гына түгел, гомумән, бүгенге Россиянең җыр сәнгатенә хас күренеш.

Татар халкы телен, динен, рухын һәм бөек сәнгатен саклап калу өчен ничә гасырлар буе көрәшкән, ә без шуны кыска гына вакыт эчендә юкка чыгарабыз, тамырын чабарга җыенабыз. Җырларның да матур, мәгънәле, эчтәлекле, еллар, гасырлар буе җырлана ала торганнары бик аз иҗат ителә. Массакүләм эстрада һәрвакыт булган ул, ләкин бүген җыр сәнгатен бозучы әдәпсезлекне җиңәрлек көчләр юк. Җыр сәнгатен, рухи мирасыбызны саклап каласыбыз килсә, дәүләт профессиональ артистларга да ярдәм итәргә тиеш. Бәлки шул очракта без бу төшенкелекне җиңеп, алга адым ясый алырбыз.

– Сыйфатлы сәнгать бармы бүген? Әллә без һаман артка борылырга мәҗбүрме?

– Бар ул, әмма халык аңа барып җитәргә иренә, хәтта теләми дә. Театрга, консерваториягә, опера театрына барыр урынга, ул телевизор йә радио кабыза. Ә телевизор һәм радио аша халык сыйфатлы сәнгать күрә, тыңлый алмый, чөнки ул анда юк диярлек. Тамашачысына, тыңлаучысына «фаст фуд» ашата алар. Максаты да – сәнгатьне югары дәрәҗәгә күтәрү, аны саклап калу, халыкны тәрбияләү түгел, бары тик күңел ачтыру гына. Күңел ачу һәм югары сәнгать арасындагы аерма гаять зур.

«Тарихыбызны, мирасыбызны, югары сәнгатьтә үз кыйммәтләрен калдыра алган әсәрләрне онытмас өчен без артка борылып карарга тиеш. Тарих – иң яхшы укытучы ул. Минемчә, бөек әсәрләр элек туган. Ләкин без аларга күз салып, тиешле нәтиҗәләр ясый белмибез. Бүген безгә матурлык, рухи байлык, гаделлек, тугрылык, хатын-кызның сафлыгы, халыкның милләтпәрвәрлеге кебек мөһим төшенчәләрне бөтенләй онытып бетермәү өстендә эшләргә, тырышырга кирәк».

– «Сәнгать бизнеска әйләнде» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә бүген. Килешәсезме моның белән?

– Килешәм. Әмма сәнгатьнең дә ике төре бар бит – коммерцияләнгән һәм коммерцияләнмәгән. Кагыйдә буларак, коммерцияләнмәгән сәнгать кешене бар яклап та камилләштерү, үстерү яклы була. Шуңа сәнгатьнең нәкъ шушы төренә күбрәк игътибар итәргә кирәк.

 «Музыкаль театр булганчы, без иң яхшы кадрларыбызны югалтуны дәвам итәчәкбез».

– Консерватория бетергән татар җырчыларына Казанда эш табу авыррак, дигән идегез. Аларның читтәге кояшны җылырак күрүе дә шуның белән бәйлеме? Бүген бу хәл үзгәрмәдеме?

– Кызганыч, бу хәл әле дә үзгәрмәде. Татарстанда опера һәм музыкаль театр сәнгатендә эшләүче артистларның потенциалларын тормышка ашыру өчен бина юк. Башка төбәкләрдә милли, халыкара сәнгатьне саклап калу максаты белән музыкаль театрлар гөрләп эшли! Бездә күпме авторларның әсәрләре китап киштәләрендә тузан җыеп ята. Ни сәбәпле Татарстаныбызда әле дә мондый бина, оешма юк? Татарстанда музыкаль театр булганчы, без иң яхшы кадрларыбызны югалтуны дәвам итәчәкбез. Алар чит илләрдә чыгыш ясаячак, үзләрен, шул ил сәнгатен данлаячак, ләкин безнең республикага дан җырлый алмаячак.

Музыкаль театр эстрада вокалы, академик һәм халыкчан вокал, рок, джаз, классика һәм башка төрле өлкәләрдә иҗат итүчеләрне берләштерә алыр иде. Алай гына да түгел, мондый үзәк консерваториядә укып чыкканнар өчен генә түгел, башка сәләтле иҗатчылар өчен дә гаять файдалы булыр иде.

– Театр ук булмаса да, быел беренче татар мюзиклы, дип, «Алтын Казан»ны тәкъдим иттеләр. Моны алга китеш дип әйтә аласызмы?

– Юк, бу алга китеш түгел. Әлеге мюзикл – бик уңышлы продюсерлыкны узган проект кына. Мин бу әсәрдә даһилык күрмәдем. Шулай да, «Алтын Казан»ның театрда үз урыны бар, чөнки аның репертуары бай, димәк, төрле булырга тиеш.

Авторларның сәхнә бизәлешенә, тышкы матурлыкка гаять күп көч түккәне ярылып ята. Ә мин аңлаешлы әсәр тыңлап, уйланып кайтып китәргә теләр идем. Шушы «ялтыравык»ка күмелгән купшы куелыш, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, залдан «Афәрин» дип кычкырулар, артык экспрессив, көчле тавышларны тыңлап һәм күреп кайтканнан соң, башымда ниндидер буталчык барлыкка килде. Сәхнәдә күрсәтелгән бар нәрсә дә аңлаешлы булырга тиеш бит. Миңа калса, «Алтын Казан» опера театрының да, Татарстанның да «визит карточкасы» була алмый.

– Алтынчәч, Сәрвәр, Мәйсәрә, Гөлйөзем, Сусылу… Кайсы якынрак күңелегезгә? Бу рольләрне сагынасызмы?

– Барысын да сагынам, әмма күңелемә иң якыны – Мәйсәрә. Музыкаль драма жанрында язылгангадыр, мөгаен. Халыкчанлыгы, гадилеге, сафлыгы һәм тормышчан булуы өчен яратам мин «Зәңгәр шәл»не.

Гармония. Нәрсә ул сезнең өчен?

– Гармония  ул – һәр иҗат кешесе өчен дә буй җитә алмаслык ай кебектер. Чөнки сәнгать әһеле һәрвакыт эзләнүдә, ул – тынгысыз, һәрдаим гаделсезлек белән очрашып, уйлар ташкынында яшәүче кеше.

Ләкин мин гармониягә, күңел тынычлыгына гел омтылам. Һәм, Аллага шөкер, аларны тоя алам, чөнки мин – исән-сау һәм бәхетле кеше. Яратып һәм яратылып яши алуым, ике тапкыр әни булу бәхетенә ирешүем, газиз балаларымның, газиз әти-әниемнең сау-сәламәт булуы, яраткан эшем белән шөгыльләнә алуым белән бәхетле мин. Тормыш иптәшем белән дә фикердәшләр без, һәр нәрсәне бергәләп башкарабыз, Аллага шөкер. Мөгаен, гармония  шушыдыр.

«Без һәрвакыт гаделсезлек, наданлык, явызлык, күңел тынычлыгын бозучы әшәкелек белән көрәшәбез һәм көрәшәчәкбез. Бәхет, гармония һәм көрәш – бу безнең яшәү мәгънәсе».

Блиц-сораштыру:

– Яраткан композиторыгыз?

– Моцарт.

– Татарстанга гына хас биш сыйфат?

– Горурлык, намус, рухи байлык, гадилек, кешелеклелек.

– Үзегезне тулысынча бәхетле итеп хис итәр өчен сезгә нәрсә кирәк?

– Иң якын, яраткан кешеләремнең янымда һәм аларның сәламәт булуы кирәк. Җыр сәнгатенең мирасын саклап калу эшчәнлегендә ярдәм итүләре кирәк. Җырлыйсым килә, сәнгатем белән тамашачымны, тыңлаучымны бераз гына булса да бәхетле итәсем һәм бөтен дөньяны күрәсем килә.

– Моң кемдә: тыңлаучыдамы, җырчыдамы?

– Әлбәттә, икесендә дә. Җырчының моңын сәләтле, әзерлекле, күңеле саф булган тыңлаучы гына ота ала.


Фикер өстәү