Үзәк сайлау комиссиясе Грудининны КПРФның Дәүләт Думасы сайлауларында катнашучылар исемлегеннән чыгарды

Үзәк сайлау комиссиясе КПРФ партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеген теркәде, дип аңлашыла Үзәк сайлау комиссиясе карарыннан. Исемлектән Павел Грудинин чыгарылган.

«КПРФ партиясе тарафыннан 344 кеше күләмендә күрсәтелгән сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеген теркәргә», — диелә шимбә көнне кабул ителгән документта.

Һәм кандидатлар исемлегеннән «Ленин исемендәге совхоз» директоры Грудинин чыгарылды. Сәбәбе — кандидат буларак теркәлү өчен документлар бирү вакытына карата закон таләпләрен үтәмәү, чит ил банкларында акча һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны туктатмау һәм чит ил финанс инструментларын читләштермәү.

 


Фикер өстәү