Түбән Камада BMW шоферы ишегалдына ашыгыч ярдәмне үткәрмәгән (ВИДЕО)

Түбән Кама ишегалларының берсендә 22 июльдә BMW йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән, инцидентның видеоязмасы социаль челтәрләрдә пәйда булган.

Конфликт барышында чит ил машинасы йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчесенә кычкыра башлаган. Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә инцидент турындагы мәгълүматны расладылар һәм аның буенча тикшерү уздырылуын билгеләделәр.

Табиблар ашыгыч чакыруга килгән булалар. Авыруга, инцидентка карамастан, вакытында өлгергәннәр, дип хәбәр итә «НТР-24».

https://youtu.be/zfcMYPS2IBY


Фикер өстәү