«Үзебезне бу пандемиядәге кебек ваемсыз һәм башбаштакларча тотсак, ачы югалтулар көтә»

Ташкичүдә корбан гаетендә кеше гадәттән тыш аз иде. Килгәннәре тиешенчә саклык чаралары күргән: кулда – үз намазлыгы, битлекләр онытылмаган. Мәчетнең башка елларда тулы була торган зур намаз залында кешеләрнең берән-сәрән генә булуы һәм дисциплинаның саклануы пандемиянең өченче дулкыны кискен баруы белән бәйле.

Гаеттән алдагы көндә генә өченче дулкынның беренче корбаны җирләнде. Хастаханәнең реанимация бүлегендә ятучы авылдашлар тагын да бар. Гаиләсе белән егылып чирләүчеләр саны да шактый. Шундый көннәр булды: иртән уянгач, без тагын кимендә бер гаиләнең чирләп егылуы турында хәбәрләр ала идек. Авыл урамы буйлап «ашыгыч ярдәм» машинасының көн дә аз дигәндә бер тапкыр узып китүе кагыйдәгә әйләнде. Табиблар башка авыл кешеләрен Ташкичүгә бармаска өндәделәр. Халык аларның сүзенә колак сала. Күрше авылларның килешенгән корбан сарыгын Ташкичүгә килеп алып китүдән баш тарту очраклары булды. Авылның үз кешеләренә исә өйдән чыкмый ятарга киңәш ителде.

Әмма тормыш бара, аның көндәлек мәсьәләләрен гел өйдә ятып кына хәл итеп булмый. Шулай да авылдашлар хәлнең җитдилеген аңлады. Урамнар бушамаса да, бераз тынып калды. Чирләүче гаиләләрнең капкалары ачылмый диярлек. Кайвакыт шуны күзәтергә була: авыручыларга дару алып кайткан танышлары аны капка төбендәге эскәмиягә куя да, читкә китеп, телефоннан шалтырата. Өйдән чыгып, даруны алып кереп китәләр. Нәкъ махау (проказа) авырулары сурәтләнгән фильмнардагы кебек инде. Авылга товар сатарга килгән азык-төлек машинасын авыл башында ук: «Нишләп йөрисез монда? Юк булыгыз, бездә чир таралды», – дип каршылаучылар булган. Соңгы көннәрдә хәл тотрыкланды кебек. Берничә көн инде яңа авыручылар турында хәбәрләр ишетелми.

Бу язма белгеч фикерләре түгел, баштан кичкәннәрдән алган сабаклар белән уртаклашу гына. Ачы тәҗрибә һәрвакыт файдалы. Ваемсызлыкны киметә, уяу булырга өнди. Коронавирусның үткән елгы һөҗүме белән быелгысы арасында төп аерма шул: алдагы дулкыннарда кешеләр температура күтәрелүгә һәм пневмониянең башка билгеләренә игътибар итмиләр, гадәти бер салкын тию дип кенә кабул итәләр, күпчелек авыруын яшерә иде. Бигрәк тә җиңелчә авырып йөрүчеләр аралашуны туктатырга уйлап та карамады. Чирнең авылга килеп керүенә исә шәһәрдәге туганнарның, балаларның авырган килеш ялга кайтып китүләре сәбәп булды. Болай кунак булуның үкенечле фаҗигагә китерү ихтималлыгын уйлап та бирмәделәр. Кешеләр әллә интернет карамый, башка җирдән мәгълүмат алмый идеме шунда. Авыруны кисәтүнең бердәнбер ышанычлы юлы – аралашуны туктату икәненә игътибар да итмиләр иде.

Хәер, зур сәясәт әһелләре, дәүләт җитәкчеләре дә үзләрен профаннарча тоттылар ул чакта. Ахырзаман пәйгамбәренең моннан мең ел ярым элек урнаштырган кагыйдәсен – чир таралган төбәккә бармаска, анда яшәүчеләргә торган урыннан чыгып китмәскә дигән тыюны бер илдә дә үтмәделәр. Дәүләтләр үз гражданнарын чир таралган Кытайдан махсус рейслар белән ташыды. Аның урынына, казага тарыган төбәктә яшәүче ватандашларга акчалата ярдәм күрсәтеп, чир тукталганчы көтеп торырга гына кирәк иде. Әмма болай эшләнмәде. Эш узгач, чикләр бикләнде бикләнүен, вәләкин соң иде инде.

Менә хәзер яңа куркыныч штаммнарның таралуы да ул – нигездә туризм һәм эшлекле сәфәрләр нәтиҗәсе. Тик туристик фирмаларны вакытлыча ябып торасы урынга, дәүләтләр аларны активлаштыру өчен матди ярдәмнәр күрсәтү белән мәшгуль. Мондый шартларда бер штаммның икенче штамм белән алышынуы котылгысыз. Бөтен өмет – күпчелек кешенең чирләп күмәк иммунитет барлыкка килүендә генә. Бәлки, вакцина да моңа булышыр. Ләкин тәҗрибә шуны күрсәтә: элек авырганнар быел авырмый. Ә вакцина ясатучылар арасында чирләүчеләр очраштыргалый. «Немец дулкыны» радиосы менә мондый рәсми сан китерә. Бөекбританиядә коронавирусның дельта вариантыннан 259 кеше үлгән, шуның 116сы тулысынча, ягъни ике тапкыр вакцина ясаткан. Вакцина ясату проценты югары булган дәүләтләрдә дә соңгы көннәрдә авыручылар саны кискен арта. «Америка тавышы»ның бүгенге чыгарылышы, мәсәлән, «АКШта коронавирус йоктыручылар саны арта» дигән сюжет бирде.

Башка илләрдә дә шундый ук хәл. Франциядә Макронның вакцина ясатмаучыларны төрмәгә ябу һәм зур штраф түләтү белән янавы урамнарны протест белдерүче халык белән тутырды. Халыкны хәтта полиция дә яклый башлады. Мәҗбүрилек һәм катгыйлык түгел, дәлилләр белән аңлату гына эшкә файда китерә ала хәзерге хәлдә. Әмма без, кешеләр, ваемсызларбыз, билгеле. Бер дулкын чигенүгә, куркыныч үтте дип уйлыйбыз һәм туарылабыз. Саклык чаралары онытыла, аралашу көчәя, кисәтүләргә колак салмыйбыз. Яңа дулкын аяктан ега башлагач кына, кереп бикләнәбез. Хәзер чирне яшереп йөрүчеләр чоры үтеп бара кебек. Киресенчә, табибларга мөрәҗәгать итүчеләр, хастаханәгә салуны таләп итүчеләр саны арта бара. Бу – өченче дулкынның алдагыларыннан төп аермасы.

Коронавирус турында беренче хәбәрләр чыгуга, халык никтер аны СПИД кебек азгын кешеләргә генә йога торган бер хурлыклы авыру дип кабул итте. Авыруны кешеләрдән яшерүнең бер сәбәбе дә шул иде. Изгеләргә дә, гөнаһ ияләренә дә бер төсле йога бу чир, шуңа күрә аны яшерергә кирәкми.

Пандемия безгә тагын бер сабак бирә: бикләнеп яшәү газап икән, зур җәза икән. Төрмә камерасындагы кешеләрнең хәлен аңлыйсың инде шуннан соң. Җинаять өчен кешене физик тән җәзасына тартасы юк, изоляцияләү дә җитә, димәк. Тик шулай да, пандемиягә бәйле рәвештә төшенергә кирәк: авырдыңмы, билгеле бер вакытка бикләнмичә булмый. Бу үзе авырмаган, әмма авыручылар белән якын контактта булучыларга да карый. Чир алар аша да тарала. Менә бу соңгысына кешеләрне ышандыру кыен. Карыйсың: гаиләдә авырыйлар, ә ни сәбәпледер сәламәт булып калган гаилә әгъзасы урамда йөри. Барыбыз да кимендә урта белемлеләр булсак та, биология буенча элементар белемнәребез дә юк, димәк. Тулысыныча ук бикләнеп бетеп булмый. Шуңа күрә чир таралудан туктамаячак, әмма саклансак, темплары кимер. Бу авыручыларга медицина ярдәмен оештыруны җиңеләйтәчәк. Югыйсә барыбыз да берьюлы чирләсәк, хастаханәләрдә ятаклар җитмәячәк, авыр хәлдәгеләр ярдәмнән мәхрүм калачак бит инде.

Иртәме-соңмы күмәк иммунитет пәйда булып, бу чир тукталыр дип өметләник. Әмма яңасы чыгу куркынычы зур. Анысы дәһшәтлерәк булырга ихтимал. Белгечләр шулай дип кисәтә безне. Үзебезне бу пандемиядәге кебек ваемсыз һәм башбаштакларча тотсак, ачы югалтулар көтә. Пандемиянең төп сәбәбен исә Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Рум» сурәсенең 41нче аятендә аңлата: кешеләр кылган фәхеш, хәрам эшләр сәбәпле, ди. Табигый бәла-казаларның ишәю сәбәбе дә шунда. Шул сәбәпләрне бетермичә торып, иминлек юк безгә.

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү