Татарстан трассасында җиңел машина тракторга барып бәрелгән

Кичә кич белән Яңа Чишмә районында трактор һәм җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Автомобиль тракторга барып бәрелгән, шофер салонда кысылып калган.

Шаһитлар сүзләренә караганда, җиңел машина руле артында утырган ир-ат исерек булган. Бу чыннан да шулаймы икәнлеген экспертиза билгеләячәк.

Авария нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе зыян күргән.


Фикер өстәү