Сак бул: ашаганың ялган булмасын

Кибетләрдә сатыла торган азык-төлек сыйфатында кимчелекләр күп. Аеруча сөт ризыклары белән проблемалар зур. Республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре уздырган тикшерүләр шундый нәтиҗәләр күрсәткән. Алар даими рәвештә кибет киштәләрендәге продуктларның сыйфатын тикшереп тора. Мәсәлән, узган ел республикадагы сәүдә үзәкләреннән 735 исемдәге азык-төлек товарлары тикшерүгә алынган. Аларның 128ендә кимчелекләр табылган.

– Дөресен әйтергә кирәк, соңгы берничә елда ялган продукт җитештерү очраклары кимеде, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова. – Штрафлар да, һәрдаим күзәтү астында булу да үз ролен уйный торгандыр. Чөнки начар даны таралган җитештерүче белән кибетләр дә килешү төземи, халык алдында да абруе югала. Ә эре кибетләр челтәренә керү –  җитештерүче өчен зур уңыш.

Шушы көннәрдә генә белгечләр Кама зонасында урнашкан кибетләрне тикшергән. Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Баулы, Ютазы шәһәрләре һәм районнары кибетләрендәге продуктларны алып, сыйфатларын өйрәнгәннәр. Шулай да тикшерелә торган товарларның 80 проценты Казанга туры килә.

– Кайсы продукциядә кимчелекләр еш табыла, без шуларны сайлап алабыз. Болар гадәттә сөт ризыклары була. Алар арасында беренче урында атланмай тора. Аннан соң сөт, сыр һәм эремчек килә. Эремчекләр арасында аеруча сырокларда кимчелекләр күп очрый. Хәтта туңдырмалар җитештергәндә дә тиешле таләпләрне үтәмиләр. Икмәкләрне дә берничә ел тикшергәнебез булды, аларда кимчелекләр очрамады. Ягъни алар техник тәртипләргә туры килә. Балык һәм  ит продуктларын да тикшерәбез. Казылык, сосиска, консервларда да хилафлыклар шактый. Тик сөт ризыклары белән чагыштырганда, барыбер азрак. Шулай ук бер оешманың даими рәвештә таләпләргә туры килмәгән продукция җитештерүе дә еш очрый, – ди Розалия Арсланова.

Иң күп кимчелекләр атланмайда табылгач, әлеге продуктка күбрәк игътибар бирергә булдык. Белгечләр тәкъдим иткән исемлек шактый зур. Без аларның берничәсен генә күрсәтәбез. Мәсәлән, узган елгы тикшеренүләрдән күренгәнчә, Мәскәү өлкәсенең «Сигмахолод» җәмгыятенең «ФрауМу» сәүдә маркасы астында җитештерелгән атланмаеның, Белоруссиянең «Слуцкий сыродельный комбинат»ының «Белорусские просторы» исемле атланмаеның ялган продукт булуы ачыкланган. Шулай ук Биектау районының Касыйм сөт комбинаты җитештергән «Бәрәкәтле» дип аталган атланмайның төргәгендә аның майлылык дәрәҗәсе арттырып язылган булган.

Ә менә «Азбука сыра» сәүдә маркасы җитештергән  «Крестьянское» маен  (72,5 процент майлылыктагы югары сорт), белгечләр әйтүенчә, һич курыкмыйча алырга мөмкин. Яхшы атланмайлар исемлегендә шулай ук «АМК» сәүдә маркасы чыгара торган «Крестьянское» (72,5 процент майлылыктагы югары сорт), «Очень важная корова», «Вкусняев», ТМ «Бәрәкәтле. Хәләл», «Вамин», «Милково», «Простоквашино», «Просто молоко», «Елмай» сәүдә маркаларының шушы исемдәге югары сортлы атланмайлары да бар.

Тиешле таләпләргә җавап бирмәү нәрсәдә чагыла соң? Беренчедән, лабораторияләрдә теге яки бу продуктның чиста булмавы ачыклана икән. Икенчедән, атамаларын ялганлап язу очраклары бар. Мәсәлән, чын атланмайда үсемлек мае булырга тиеш түгел, ди белгечләр. Андый очракта ул «сөт продукты», яки «каймак продукты» дип аталырга тиеш. Кызганыч, Розалия Арсланова сүзләренчә, сөт продуктларында үсемлек мае табылу очраклары күп. Иң кызыгы шунда: ул продукт составында күрсәтелмәскә дә мөмкин. Шулай ук сөтнең майлылыгын арттырып язган очраклар да күп.

– Узган ел шаккатарлык бер хәл булды, – ди белгеч. – Алексеевск сөт комбинатының адресы күрсәтелгән «Гауда» сырының кайда җитештерелгәнен бөтенләй белә торган түгел иде. Ягъни җитештерүчеләр үз адресларын күрсәтмичә, Алексеевск сөт комбинатыныкын куйганнар. Ул сыр бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә сатылган. Составы бернинди дә таләпләргә җавап бирми.

Кимчелекләр эре предприятие товарларында гына түгел, фермерларда да очраштыргалый икән хәтта. Мәсәлән, узган елгы тикшеренүләр Әгерҗе районы фермеры Харисов Р. җитештергән ак майның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыклаган. Апрель аенда җитештерелгән азыкта эчәк таякчыклары табылган. Шулай ук микроблар күрсәткече дә тиешле нормадан артып киткән. Розалия Арсланова әйтүенчә, фермерлар моны үз хуҗалыкларында сөт җитмәү сәбәпле, халыктан җыелганның сыйфаты начар булу белән аңлата.

Атланмайны ничек сайларга?  

Атланмай сатып алганда, иң беренче эш итеп, продуктның ничек аталуын карарга кирәк. Чөнки, кызганыч, кайбер җитештерүчеләр ак майга бик якын булган сүзләрне куллана. Мәсәлән, төргәктә эре хәрефләр белән «май» һәм «атланмай» дип, ә вак хәрефләр белән «үсемлек мае» дип өстәп куярга мөмкиннәр. Шулай итеп, җитештерүче сатып алучының фикерен чуалтырга тырыша. Чын, яхшы атланмай төргәгенә «атланмай» яки «сыер сөтеннән май» дип язылган булырга тиеш. Моннан тыш, продуктның составына игътибар итегез. Классик атланмайда сөт өстеннән кала берни дә булмаска тиеш. Шулай ук төргәкнең яхшы сыйфатта булуы һәм майның салкында саклануы мөһим.

Зөһрә Садыйкова  

 


Фикер өстәү