Ничек телим – шулай түлим: ни өчен сөт җитештерүчеләр көн саен миллионнарча сум керемен югалта?

Яшел Үзән районының Күгәй авылында шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтнең бер литрына 18 сумнан исәп-хисап ясыйлар. Янәшәдәге Тау Иле авылында да сыер асраучылар аптырашта. Республиканың кайбер башка хуҗалыкларында да сөт өчен түләү дистә ел дәвамында үзгәрми.

Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова әйтүенчә, элегрәк елларда авылда сыер асраучылар берничә тапкыр күбрәк булган. Хәзер исә 167 шәхси хуҗалыккка нибары 60лап сыер калып бара. Сәбәбе гади: чыгымнар арта, ә сөт бәясе инде ун-унбиш ел дәвамында шул чама кала. Шәхси хуҗалыктан сөт җыючы Фәрит Ихсанов белән Марат Гайнуллин бәянең түбән булуын сөтнең сыйфатының начар булуы белән аңлата. Бу эшнең мәшәкатьләре дә артканнан-арта, диләр. Җыелган сөтне Ульян өлкәсенә озаталар икән. Үз районнарындагы Яшел Үзән сөт-май комбинаты 28 сумнан сөт җыя югыйсә. Аларга тапшыру отышлырак түгелме?

– Бик тапшырыр идек. Сыйфаты түбән, күләме аз, дип бездән алмыйлар, – ди сөт җыючылар.

Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин әлеге проблемадан яхшы хәбәрдар.

– Районның кайбер авыллары шәхси хуҗалыклары, крестьян-фермерлары үз продукцияләрен Югары Осланның «Макулово» сөт-май комбинатына тапшыра. Анда да бәяләр шул чама инде. Тик, үзара килешүләр төзеп, кирәк чакларда комбинаттан процентсыз кредит алалар. Язгы чәчү, урып-җыю эшләре вакытында бик ярап куя. Банктан алсаң, процентлары зур. Бар ягын исәпләсәң, шуңа баса инде, – ди Таһир Җиһаншин. – Сөт күләме күбрәк булса, бәлки бәяне арттырып булыр иде. Ун-унике ел шундый хәл дәвам итә.

Республиканың байтак хуҗалыклары, шул исәптән крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклары бүген сөтнең һәр килограмыннан 4–5 сум керемен югалта. Татарстанда 222439 савым сыер булуын һәм тәүлек саен 4052 тонна сөт җитештерелүен исәпкә алсаң, югалту миллионнарча сум белән исәпләнә.

Сөт җитештерүгә игътибар азрак булган районнарда хәл тагын да катлаулана. Сөткә тиешле бәя булмагач, җитештерү күләме кими. Әйтик, шул ук Яшел Үзән районы хуҗалыкларында савым күләме узган ел белән чагыштырганда 20200 килограммга түбән тәгәрәгән. Югары Ослан, Әлмәт, Түбән Кама, Чүпрәле, Ютазы, Баулы районы хуҗалыкларында да сөт җитештерү кими.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, мәгълүм сәбәпләр белән сөт җитештерү тармагы моңарчы күрелмәгән кыенлыкларга дучар. 2021 елның яртыеллыгында югары энергияле һәм аксымга бай терлек азыгы бәяләре уртача 50 процентка арткан. Сөт җитештерү чыгымнарының 65–60 проценты терлек азыгына туры килүен исәпкә алганда, мондый хәл сөт бәяләрендә дә исәпкә алынырга тиеш.

Өстәвенә ягулык-майлау материаллары, электр энергиясе, техникага хезмәт күрсәтү, запас частьлар, башка төр кирәк-яраклар хакы да һаман югары үрмәли. Нәтиҗәдә, 1 килограмм сөт җитештерүнең бәясе 2 сум 90 тиенгә артып, бүген бер килограмм сөт җитештерүнең үзкыйммәте 23 сумнан арта, ди белгечләр. Бу кадәресе барлык төр җитештерүчеләрне кертеп исәпләгәндә. Шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларның чыгымнары аннан да күбрәк исәпләнә. Инде килеп, шулкадәр чыгымнар белән җитештерелгән сөтне 4–5 сумга арзангарак сатарга мәҗбүр булган сыер асраучы бу эшне киләчәктә дәвам иттерерме? Югыйсә алыпсатарлар гына түгел, эшкәртү предприятиеләренә дә бу турыда уйланырга вакыттыр. Сыер асраучы, сөт җитештерүчедән башка аларның да кирәге калмаячак бит.

Укучы дөрес аңласын. Биредә сүз барлык хуҗалыклар турында бармый. Бүген җитештерелгән сөтнең килограммын 33 сум һәм аннан да артыграк бәягә сатучылар да байтак. Әлки районының «Хузангай», Алабуга районында «Мир», Балык Бистәсе районында «Кулон-Агро», Питрәч районында «Шәле-Агро» кебек хуҗалыкларда сөт җитештерү табышлы тармак санала. Шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да кооперативларга берләшеп, уңышлы эшли.

Моңа ничек ирешергә? Әлеге сорау белән кырык елга якын терлекчелек тармагының үзәгендә кайнаган, хуҗалык һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, озак еллар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары булып эшләгән, бүген Теләче районын җитәкләгән Нәҗип Хаҗиповка мөрәҗәгать иттем.

– Соңгы елларда республикада, шул исәптән районыбызда уңай үзгәрешләр шактый. Терлекчелекнең киләчәге – югары технологияләрдә. Яңача эшли башлагач, әйтик, «Алан» хуҗалыгында сөт җитештерү бермә-бер артты. Киләчәккә планнары тагын да зуррак. Район буенча әлеге тармакка ике миллиард сумга якын инвестиция кертелү якын елларда үз нәтиҗәсен бирми калмастыр. Тәүлегенә 100 тонна сөт җитештерүне максат итеп куябыз, – ди Нәҗип Хаҗипов. – Тагын шунысын да онытырга ярамый. Хуҗалыкта булгач, шәхси хуҗалыкларга да, фермерларга да җиңелрәк. Шул ук Алан авылы шәхси хуҗалыкларында савым сыерларның баш саны 200дән артты. Район буенча да шәхси хуҗалыкларда – 2100, фермерларда 683 баш сыер исәпләнә. Көн саен 32000 килограмм сөт сатыла. Файдасы булгач, сыер асрарга кирәк, дип үгетләп йөрисе дә юк. Күпләп терлек-туар асраучылар белән көндәлек аралашып, кирәк була калса, тиз арада ярдәм итәбез. Сөт өчен тиешлесен вакытында түләү, терлек азыгы әзерләү, дәүләт ярдәме алу һәм башка мәсьәләләрдә сораулар шактый. Хуҗалыкта эшләүчеләргә генә түгел, хезмәт ветераннарына да печәнне арзан бәядән бирәбез. Пай җирләре өчен ашлык та шулай. Кыскасы, авыл халкын сыер асраудан биздермәскә тырышабыз.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү