Кукмара урманында адашкан хатын-кызны Мамадышта тапканнар

Кичә 112 номерына Кукмара урманында бер хатын-кызның адашуы турындагы хәбәр килеп ирешә.

Татарстанның 4нче зона-коткару отряды хезмәткәрләре хәбәр килеп ирешүгә үк Кукмара урманында адашкан 51 яшьлек хатын-кызны эзләргә керешә. Эзләүдә шулай ук хокук сакчылары да катнаша.

Берничә сәгатьтән соң хатын Мамадыш районының Келәүш бистәсе янында табыла. Югалган хатын-кыз исән-имин килеш полиция хезмәткәрләренә тапшырыла.


Фикер өстәү