Рөстәм Миңнеханов финанс пирамидалары эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары вәкилләре белән традицион шимбә киңәшмәсендә финанс пирамидалары эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә кушты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

– Республика Президенты хакимият органнары адресына финанс структура лидерларын җаваплылыкка тарту үтенече белән мөрәҗәгатьләр килүен искәртте. Мөрәҗәгатьләрдә мондый төр оешмаларга җәлеп итеп, кешеләрдән акча җыюлары һәм әлеге акчаларны түләүдән баш тартулары язылган. Моннан тыш, мондый төр финанс структураларын оештыручылар әлеге проблеманы яңа оешмага күчеп хәл итәргә өнди. Республика Президенты финанс төркемнәре гамәлләренә хокукый бәя бирергә кушты һәм кешеләрне яңа оешмаларга чакыруга да игътибар итәргә чакырды, – диде Галимова.


Фикер өстәү