КамАЗ белән бәрелешкән җиңел машинада 5 кеше тереләй янып үлгән (ВИДЕО)

25 июльдә Әстерхан өлкәсенең Енатаевский районында коточкыч юл һәлакәте булган. Р-22 трассасында Әстерханның «Приоритет» автомәктәбе директорының гаиләсе янып үлгән.

Фаразлар буенча, җиңел машина алдагы автомобильне узарга теләп, каршы як полосага чыккан һәм КамАЗга бәрелгән.

Йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелгәннән соң җиңел машина юл читенә очкан һәм яна башлаган. Зур зыян килгән машинадан беркем дә чыга алмаган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә салондагы тавышлар инде тынган булган.

– Ул коточкыч булды, ярдәм сораган тавышлар шактый ишетелде. Ярдәм итәргә тырышып карадык, тик булдыра алмадык, — дигән җирле басмага фаҗига шаһите.

Машинада ике олы кеше, ике яшүсмер һәм бер сабый булган.

https://www.youtube.com/watch?v=uRDbr9TQGp0&t=9s


Фикер өстәү