Баш миендә кан әйләнеше бозылган сырхаулар яңа җиһазлар кайта

Баш миендә кан әйләнеше бозылган сырхаулар өчен быел Татарстанда биш медицина үзәген яңа җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла. Бу эш «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты буенча башкарылачак.

Шулай итеп, Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең, Алабуга, Түбән Кама һәм Буа район үзәк хастаханәләренең җиһазлары яңартылачак. Әлеге проект буенча Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләрне дарулар белән тәэмин итү программасы да тормышка ашырыла. Моннан тыш республика медицина оешмаларына бер ел эчендә барлыгы 170,4 миллион сумлык 217 берәмлек медицина җиһазын сатып алу планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан бирле, Президент Владимир Путинның  май ае Указы нигезендә тормышка ашырыла.


Фикер өстәү