Коронавирустан вакциналарны ялганлап «ясаучы»ның эзенә төшкәннәр

Томскида бер хастаханә хезмәткәре коронавирустан ясалмаган прививкаларны, ясалган, дип мәгълүматлар базасына ялганлап язып куйган, ә вакцинаны юкка чыгарган. Бу хәл ике ай буе дәвам иткән, дип яза ТВ2, Эчке эшләр министрлыгының өлкә идарәсе мәгълүматларына таянып.

“Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2021 елның июненнән июль аена кадәрге чорда 63 яшьлек медицина оешмасы хезмәткәре, халыкка коронавирус инфекциясенә каршы прививкалар ясау турында сәламәтлек саклау өлкәсендә Бердәм дәүләт мәгълүмат системасына ялган мәгълүматлар керткән, ә үзе вакцинаны юкка чыгарган”, – диелә хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре хастаханә хезмәткәренең законсыз гамәленә аяк чалган. Хәзерге вакытта аңа карата Россия Җинаятьләр кодексының 160 статьясындагы 1 өлеше (гаепленең үзенә тапшырылган чит мөлкәтне урлавы) буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү