Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында 2022 елда Идел Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Видеоэлемтә режимында узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

«Ислам динен ирекле нигездә кабул итү татарларның һәм Россиянең башка халыкларының милли тәңгәллеген формалаштыруда мөһим факторларның берсе булды. Безнең өчен бу юбилей датасы гына түгел, ә халыкның тормыш юлын билгеләгән әби-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтү дә. Россиядә Ислам уникаль һәм күпмилләтле мәдәниятнең мөһим состав өлешләреннән берсе булды», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, мөселманнар, православие динендәгеләр һәм башка традицион дин вәкилләре тату һәм дус яшиләр. 21 июльдә Казанда Изге Ана иконасы чиркәвен изгеләндерү һәм изге Патриарх Кирилл мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлау – шуңа ачык мисал.

Ттантаналы датага әзерлек кысаларында инде шактый эш башкарылган. Тәкъдим ителгән чаралар планы күп кенә актуаль мәсьәләләргә кагыла. Планлаштырылган чараларның кайберләре гомумфедераль әһәмияткә генә түгел, ә халыкара әһәмияткә ия булганнары да бар. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты шундыйлар исәбендә.

«Болар барысы да дөнья җәмәгатьчелегенә Россиянең инсани үсешенең уникальлеген, Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләрнең тыгыз үрелеп баруын, динара гармонияле бәйләнешне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россиянең башка субъектларында истәлекле датаны бәйрәм итү буенча төбәк оештыру комитетларын булдыру идеясен хупларга, дини объектларны үзәкләштерелгән дини оешмаларга кире кайтару, шулай ук тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия мөселман ядкярләрен реставрацияләү мәсьәләләрен эшләргә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел – бөтенроссия масштабындагы вакыйга, дип белдерде. «Безгә бу бәйрәмне Татарстан белән генә чикләргә ярамый. Төбәк җитәкчеләрен үз чараларын эшләсеннәр өчен җәлеп итү бик мөһим. Бу халыкларны бик нык якынайтачак, чөнки әлеге мәсьәләләр кешеләрнең  күңеленә кагыла», — дип өстәде Минтимер Шәймиев.

Соңыннан Марат Хөснуллин чаралар планын нигез итеп кабул итәргә тәкъдим итте. Ул ике атна эчендә барлык тәкъдимнәрне дә кертергә һәм ай дәвамында финанс схемасын эшләп бетерергә кушты.


Фикер өстәү