Өлешчеләр: «Соң булса да, уң булсын!»

Биш ел буе алданган өлешчеләр рәтендә йөргән Әхмәтовлар бүген шулай дип сөенә. Күптән түгел Казанның республика тарихында иң озак төзелгән Достоевский урамындагы торак йорттан, ниһаять, ике бүлмәле фатир ачкычы алган алар.

Хуҗабикә Әлфинур Әхмәтова сүзләренә караганда, фатирлы булганчы, аларның олы уллары үсеп җитеп, мәктәпкә укырга керергә өлгергән инде. Шушы вакыт аралыгында туган икенче улларына да – бүген инде дүрт яшь. «Без фатир сатып алырга җыенганда, бу күпфатирлы йортның республикага начар даны чыккан иде инде. Әмма ул чакта аны 2016 ел азагына кадәр төзеп бетерәбез дип вәгъдә иттеләр. Без, шул вәгъдәләргә ышанып, фатир өчен акча кертергә булдык. Йортның шәһәр үзәгенә якын урнашуы, квадрат метр бәясенең 47 мең сумнан гына булуы да кызыктырды», – дип искә ала ул елларны Әлфинур. Әмма вәгъдәләр кабат һавада эленеп кала. Йорт төзелеше туктала. Әлегә кадәр Әхмәтовлар әти-әниләре белән бергә кечкенә генә ике бүлмәле фатирда яшәгән.

Достоевский урамындагы гаугалы йорттан фатир ачкычы алучылар арасында су тубы буенча Россиянең атказанган спорт остасы Андрей Белофастов та бар. Спортчы бу көнне 14 ел (!) көткән. «Бу фатирны алырга дип, 2007 елда ук килешү төзегән идем. Шушы ундүрт ел эчендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән җир калмады. Аны көткән арада кызым туып, үсеп җитте инде. Йортны 2013 елгы Универсиадага кадәр өлгертмәсләрме дип тә өметләнгән идем. Анысы да барып чыкмады. Быел менә, ниһаять, фатирлы булдык», – дип сөенә Андрей Белофастов.

Башкаланың Достоевский һәм Вишневский урамнары киселешендә урнашкан бу күпфатирлы торак йорт 2003 елда ук төзелә башлаган иде. Әмма йорт инде әзер була дигәндә генә «Свей» төзелеш оешмасы банкротлыкка чыкты. Төзелеш тукталды. Аннан йорт төзелешен янә берничә тапкыр яңартып карадылар. Нәтиҗәсе генә булмады. Шул рәвешле йорт төзелешенең башлангыч чорында ук өлешче булып кергән кешеләргә үз куышларын 18 (!) ел буе көтәргә туры килде. Ул вакыт эчендә күпләрнең балалары үсеп, укырга кереп, гаилә корып, үзләре үк әти-әни булып  өлгергән. Алданган өлешчеләр арасында кулына күптән көтелгән фатир ачкычы алган бәхетле көнне үз күзләре белән күрә алмыйча бакыйлыкка күчүчеләр дә бар. Ник дигәндә, гаугалы йортта төзелеш кабат әле узган ел гына башланды. Бу җаваплы эш Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондына тапшырылды. Шул рәвешле йортны бер ел эчендә төзеп бетереп, быелның июнь азагында 283 алданган өлешчегә күптән көтелгән фатир ачкычлары тапшырылды.

Хәзерге вакытта республикада шундый өч проблемалы йорт исәпләнә. Төгәлрәк әйтсәк, Габишев урамындагы «Мелодия», Гадел Кутуйдагы «Поколение», Аэропорт урамындагы «Жардин» торак комплексларында төзелеп килүче йортлар да бүген – вакытында тапшырылмаган объектлар рәтендә. Беренче икесе проблемалы объектларның бердәм реестрына кертелгән инде. Сентябрьдә «Жардин» торак комплексы да шулар сафында булыр дип көтелә. Әлеге торак комплексларында фатир алырга теләп, ярык тагарак янында калучыларны белгечләр алданган өлешчеләрнең өченче дулкыны дип атый. Татарстанның Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының башкарма директоры Иван Новиков сүзләренә караганда, бу йортлар барысы да бер үк төзүче оешма тарафыннан төзелә. «Аларның өчесе дә өлешләп төзү тармагы эскроу-счетлар белән эшләүгә күчкән чорда салына башлады. Алар бу яңа системага күчәргә өлгермәде», – ди фонд вәкиле.

Исегезгә төшереп үтәбез: торакны өлешләп төзүдә катнашучылар белән сатучы арасында куркынычсыз исәп-хисап алып бару өчен 2019 елның 1 июленнән Россиядә эскроу-счетлар гамәлгә кертелде. Моңарчы фатир сатып алучы акчасын турыдан-туры төзелеш компанияләренә түләргә тиеш иде. Яңа закон нигезендә исә әлеге акчалар иң элек банктагы эскроу дип атала торган счетка күчерелә. Йорт тулаем кулланылышка тапшырылганчы, монда салынган акча сатып алучыныкы булып исәпләнә. Килешүдәге барлык шартларны үтәгәннән соң, ягъни кешеләр фатир ачкычларын кулына алганнан соң гына, акча төзелеш компаниясенә күчерелә.

Быел Татарстандагы икенче дулкын алданган өлешчеләрнең барлык проблемалары да тулысынча хәл ителеп бетәчәк, дип ышандыра белгечләр. Иван Новиков сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада исәпләнгән 1971 алданган өлешченең 80 проценты агымдагы елның өченче квартал азагында фатир ачкычлары алачак. Алда телгә алынган өч күпфатирлы йортны киләсе елга кадәр төзеп бетерергә вәгъдә итәләр. Әлеге йортлардан 500ләп кеше фатир көтә. Казандагы алданган өлешчеләрнең фатирлары урнашкан 7 йорт төзелешенә быел барлыгы 9 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Аларның өчтән берен республика бюджетыннан күчергәннәр.

Башкаланың Четаев урамында урнашкан «Золотая середина» торак комплексының өченче һәм алтынчы йортларында яшәргә хыялланган, әмма үз дигәненә ирешә алмаган кешеләргә Рәүис Гариев һәм Аграр урамнарында төзеләчәк торак йортлардан фатир биреләчәк. Хәтерләсәгез, Четаев урамындагы бу торак йортларны 2014 елда ук тапшырырга тиешләр иде. Шәһәр башкарма комитеты «Свей» төзелеш оешмасына 9 һәм 14 катлы йортлар төзергә рөхсәт бирә. Әмма төзүче оешма йорттагы катлар санын 18гә җиткерә. Шул рәвешле оешманың «Золотая середина» торак комплексындагы өченче йортта – 140 һәм алтынчы йортта 210 чынлыкта булмаган фатир сатканлыгы ачыклана. Оешма җитәкчесе Рәшит Аитов моның өчен җавапка тартылды.  Фонд мәгълүматларына караганда, булмаган фатирлар сатып, 349 млн сум акча эшләгән. «Шушы гамәлләрдән зыян күргән өлешчеләр яңа урында төзеләчәк торак йортлардан фатир алу өчен 1 августтан 15 октябрьгә кадәр фондка гариза язарга тиеш», – ди Иван Новиков. Бары шул очракта гына алданган өлешче ресстрга кертеләчәк. Анда кертелми торып, яңа фатирга дәгъва кылып булмаячак.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү