Марат Кәбиров: «Язу ул әни алдында беркайчан да эшкә исәпләнми»

Америка язучысы Нобель премиясе лауреаты һәм…кемнәрдер тарафыннан төзәлмәс алкаш булып танылган шәхес – Эрнест Хеменгуэ гамакта ята икән. Узгынчы сорый моннан:

– Нәрсә Эрнест абый, ял итеп ятасыңмыни?

Хеменгуэ кашларын җыерып бик ачы җавап бирә:

– Нәрсә комачаулап йөрисең! Эшлим мин! Эшлим…

Бу аз гына татарчарак варианты инде. Тик Хеменгуэ эшли икән, ул гамакта ятканда да эшли дигәнне аңлата. Шуннан шул Хеменгуэ бер мәлне көймәләрен, ятьмәләрен җыеп балык тотарга китеп бара икән. Күршесе сорый моннан:

– Нәрсә, Эрнест абзый, эшләп алырга җыендыңмыни?

Теге шат күңел белән җавап бирә:

– Ял итеп алырга уйладым әле…

Бу анекдот кебегрәк нәрсә инде. Тик минем күңелдән китми торган әйбер. Менә мин бик күп концертларны алып бардым. Күп әсәрләрем сәхнә артында туды. Уйламый гына язып булмый бит инде аларны. Уйламаганда килеп чыккан кешеләрне дә уйламыйча гына шайтаныңа олактырып булмый. Язучының эше – уйлану. Уйларыңа батып утырган бер мизгелдә кемдер килеп чыга да бәйләнә башлый: «Нигә шулай моңсуланып торасың син?» Аңлыйм инде. Аның сине моңсу итеп күрәсе килми. Аның синең күңелеңне күтәрәсе килә. Ә синең аны бәреп үтерәсең килә – үз дөньяңда ниләрдер таптым гына дигәндә ул югалтырга мәҗбүр итте. Моны әле икенче төрле, начаррак та итеп әйтеп була: ул синең күңел дөньяңа басып керде. Гитлер шикелле…

Ә безнең тормышта мондый хәлләр гел булып тора икән.

Мин нәрсәдер уйлап басып торам. Кемдер килә дә кочаклап ала:

– О, Марат Кәбиров! Мин бит сезнең иҗатыгызга шулкадәр гашыйк…

Мин аңлыйм инде. Яратудан эрим. Тик әле генә уйлаган уй юкка чыга. Теге мине яраткан кеше уза да китә инде ул, ә мин поклонниксыз да, уйсыз да килеш басып калам. Теге кешене дә, башка килгән фикерне дә хәтерли алмыйм. Үземне ялгыз итеп тоям.

– Әгәр нәрсәдер язам икән, миңа беркайчан да бәйләнмәгез!

Гаиләдә бу – минем девиз.

Бәйләнмиләр дә. Хатын әле генә пешергән иң тәмле ризыгын өстәлгә китереп куя. Малайлар аяк очына басып кына кофе ташый. Кофены мин күп эчәм инде. Кайвакыт кофе белән таланттан гына торамдыр кебек тоела. Анысын үзегез карыйсыз инде – язган нәрсәләрдә кофе күбрәкме, талантмы…

Әле менә авылда мин. Монда тормыш күпкә катлаулырак. Беренчедән, көннәр эссе. Мондый көндә минем язу урынында утыру мөмкин түгел. Чөнки ул калай белән тышланган. Кыза, унбиш минут утырсаң да, һушсыз булып чыгасың. Шуңа мин төнлә утырам. Язасымны язам да иртәнге сигезләрдә йокларга ятам. Уннарда әни бүлмәне ачып карый. Малае ята. Илле яшьлек малай бит инде – үзенең нәрсә эшләгәнен белә торган кеше… Тик ул мин бәләкәй чактагы сыман итеп:

– Нәрсә, артыңа кояш төшкәнче йоклап ятасың инде, – ди, – тор инде, юын, чәй эчеп ал…

Мин бәләкәй малай сыман торам. Юынам. Чәй эчәм. Әни бүген эшләргә кирәкле эшләрне саный башлый… Мин гади генә итеп җавап бирәм:

– Кичә үк бетердем бит инде…

Олы кеше булгач, исләмичә калгандыр. Югыйсә үзенә дә әйткән идем.

– Бүген бер эшең дә юкмыни? – ди.

– Язам, – димен.

Язу ул әни алдында беркайчан да эшкә исәпләнми инде. Мин нәрсәдер язарга утырам икән, сиксән сигез яшьлек инәй я чүп утый башлый, я җир казый, я тавыкларга бәрәңге пешерә… Ул үзенчә мине хәвеф-хәтәрдән курчаларга тырыша бугай:  «Язма инде шулхәтле. Үзләре язсыннар…»

Кайчагында ул хаклыдыр да сыман тоела. Чөнки мин күп яздым, тик әллә кем була алмадым. Дөньяның бик кадерле кешеләре бар инде аның, тик мин алар арасына керә алмадым. Зур исемнәр дә күтәреп йөрмәдем, күп акча да эләкмәде. Шуңа күрә хәтта әни дә мине юньле язучыга санамый… Мин нәрсәдер яза башласам, ул нәрсәдер эшли башлый… Үзләре язсыннар, ди. «Үзләре» кем икәнен бик белеп тә бетермим, тик мин әйтәсе сүзне мин генә әйтә алам. Бүтәннәрдән булмый инде ул. Бүтәннәргә аны гафу да итмиләр… Әни аны аңлап бетерми инде…

Тик мин дә аны санга сугып бетермим. Язам. Хеменгуэда гамак булса, миндә диван инде. Күп язмалар шул диванда туган… Кайчагында тик кенә яткан кебек тоелсам да, бүлдермәгез, яме. Үлгән икән бу дип, җирләргә дә ашыкмагыз.

Бәлки, мин эшлимдер…

Дөньяның зур язучылары Хеменгуэ гына түгел бит ул…

 

Марат Кәбиров


Фикер өстәү