«Шунда бала-чага тавышын ишетсәм, авыл яшәреп киткән кебек була..»

Апас районындагы Шәмәк авылында җәйрәп яткан күлләр, челтерәп аккан чишмәләр бар, дип ишеткән идем. Күптән түгел шул якларга барып кайтырга туры килде. Чыннан да, авыл кырыендагы күлнең тирә-юне матур итеп корылган, өсте кояш нурларыннан алтын төскә кергән. Калкавычларга төбәлеп, балыкчылар утыра… Мондый гүзәллекне тудыручы, бүген дә аны карап торучының үзе белән дә танышырга насыйп булды. Ул – 30 елдан артык юриспруденция өлкәсендә эшләгән, шуның 20 елын Татарстан прокуратурасында хезмәт куйган, хәзер адвокат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Илдар Зиннуров булып чыкты.

 Очрашу

1986 ел. Шәмәк авылы халкы суының тәмлелеге белән дан казанган Имам кизләвен чистартырга алына. Илдар да шунда. Аңа кое төбенә төшеп, ләм чистартырга туры килә. Кинәт баш әйләнеп китәрлек күренеш пәйда була: дөнья киңлекләренә сыймагандай, саф сулы чишмә бәреп чыга. Нинди көч, нинди ыргылыш… Яшәү көче. Илдар бу мизгелне һич кенә дә оныта алмый. Шул көннән ул суга, чишмә-инешләргә, кизләүләргә гашыйк. Шул көннән ул табигатькә ярдәм кирәклеген бөтен халәте белән аңлый. Чишмәне «каршы алу» аның күңелендә могҗиза тудыра, кабат-кабат шундый күренеш белән очрашасы килә. Дәвамы булып, авылдагы Урта чокыр коесы икенче сулышын ала. Илдар авылдашлары белән коега бура утырта, ял итү урыннары, баскычлар ясый. Урта чокыр чишмәсеннән чыккан су күлгә юнәлә. Саекмасын өчен, анда сусаклагыч ясап, тирәсенә куаклар утырта. Бу күл аларның йортларыннан да ерак түгел.

– Шунда бала-чага тавышын ишетсәм, авыл яшәреп киткән кебек була, – ди Илдар әфәнде.

Тора-бара Яламыш күле буенда урнашкан Төмән кизләвенә дә барып чыга ул. Монысы авылдан шактый ерак урнашкан. Әмма әнә шул, Имам кизләвендә очрашкан ыргылышны күрү теләге аңа һич кенә дә тынгылык бирми. Монда да күрергә насыйп була андый күренешне. Төзекләндерү өчен бура да утырта, беседка да ясый. Әлегә эшләнеп бетмәгән урыннары күп булса да, чишмә җир куеныннан бәреп чыга да күлгә таба юл тота.

Зәңгәр «күз»

Илдар Әкраметдиновичның сазлыктан күл ясауга тотынуын хисләргә бирелмичә бер генә сүз белән аңлатырга була: ул экологиягә битараф түгел. Тагын бер сәбәбе бар: ул, кулак дип, үз куллары белән тудырган бөтен байлыгы тартып алынган әби-бабаларының эшен дә дәвам иттерә. Чама белән XVII гасырда барлыкка килгән Шәмәктә бу күл авылның «күз»е булган.

– 1912 елда ул бабайлар тырышлыгы белән киңәйтелгән, тирәнәйтелгән, – дип сөйли Илдар әфәнде. – Тарих китапларында язылганча, бу җирдә элек сазлык җәйрәп яткан. Бабайлар бөтен эшне кул көче белән башкарганнар, балчыкны ат арбасына төяп ташыганнар. Күлнең тирә-ягына куаклар утыртканнар. Бу сулыкта йөзгән балыклар исә тир-якта яшәүчеләргә генә түгел, Чуашстан республикасыннан килүчеләргә дә җиткән. Күлдә җәй буе су коенганнар, хуҗалыкка кирәк вакытта суын суыртып та алганнар.

Ни гомер авыл халкына хезмәт иткән дамба туксанынчы еллар азагында җимерелә, язгы ташу сулары агу нәтиҗәсендә күлнең төбенә бер-ике метрга кадәр ләм утыра. Нәтиҗәдә зәңгәр күл яшел төскә керә, авыл кешеләренә су коенырга да урын калмый.

Илдар әфәнденең күл өчен борчылуы әнә шул көннәрдән үк килә. Аның әби-бабалары кул көче белән күл ясаган, әти-әниләре саклап тоткан, хәзер аларга чират җиткәч кенә шундый байлык ничек инде юкка чыгарга тиеш? Бу җәһәттән аның фәлсәфәсе дә бик үтемле.

– Без табигать алдында бик бурычлы, – ди ул. – Чөнки һәр кеше дөньяга буш кул белән килә, шулай ук китеп тә бара. Яшәгән вакытта су, җир, кислород һәм яшәешкә кирәк булган башка байлыклардан файдалана. Бу исә, ничек кенә сак булсак та, табигатьтәге балансны үзгәртүгә китерә. Бүген исә мондый тигезлек бөтенләй югалды. Димәк, табигать кешедән ярдәм көтә.

Күз курка, кул эшли, диләрме әле. Соңрак булса да, тәвәкәлли ул. Тик эшне нидән башларга? Элеккеге заман кебек ат арбасында балчык ташыр заман түгел. Авылдашлар да бу хәлгә бик ышанып бетмиләр. «Булмас ул», – дип кул селтәүчеләр дә хәйран. Уйланып йөрүдән эшкә күчү көнен бүгенгедәй хәтерли Илдар әфәнде: 2008 елның 28 августы. Хөкүмәт ярдәменә таянмый булмас дип, авылдашлар имзасы куелган документны кушымта буларак кулланып, беренче мөрәҗәгатьне әзерли дә кирәкле урынга тапшыра. Шуннан китә инде. Тора-бара Мәскәүгә дә барып җитә. Тик илдә барган икътисади кризислар тәгәрмәчкә таякны тыгып кына тора. Җыелган документларны карап чыксаң, китап язарлык дип, елмая хәзер. Тукталып калмасын дип, эшне берничә юнәлештә алып бара. Акча мәсьәләсен хәл итү йөзеннән төрле оешмалар белән эшли. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан (ул вакытта министр Артем Сидоров була) башы чыкмый. Бу эшне Илдар әфәнде катнашында берничә тапкыр утырышта да карыйлар. Ниһаять, берничә тапкыр белгечләр килеп тикшергәч, Шәмәк күлен чистарту «2014–2020 елларга Татарстан Республикасының су хуҗалыгын үстерү» дип аталган максатчан программага кертелә. 2015 елда, ниһаять, зәңгәр күзле Шәмәк күле, күзләрне иркәләп, кояш нурына коена.

– Мондый эшләрне башлап җибәрү бик күңелле булса да, барып чыкмаса, үзең өчен бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен үҗәтлегемне эшкә җигәргә туры килде, – дип искә ала Илдар әфәнде. – Баштарак ышанып бетмәсәләр дә, хәерхаһлы кешеләр күп булды, шөкер. Бу җәһәттән мин авылдашым, сыйныфташым Марат Нуриевка бик рәхмәтле.

Күлне чистарту белән генә эш бетми, аны карап торырга да кирәк бит әле.

– Бервакыт авылга кайтсам, күрәм: олы юлдан транспорт яр буена ук кереп туктаган. Коенсалар, ял итсәләр – бер хәл, кайсылары машиналарын юарга ук тотынган. Күңелгә шундый авыр булып китте. Тизрәк чара күрергә кирәк, дигән фикергә килдем, – дип искә ала Илдар әфәнде.

Шулай итеп, техника йөрмәсен өчен бергәләшеп әйләнә-тирәсен тоталар, ял итү урыны ясыйлар, басмалар куйдыралар, тирә-ягына куаклар утырталар. Рафаэль, Илдар, Иршат, Рәис, Илгиз Зиннуровлар, Фирдүс Нуриев, Фирдүс Минһаҗев, Айрат, Рамил Рәхмәтуллин, Марат Мифтахов, Кирам Имамов, Радик Галләмов, Данис Вафин, Расил Сәйфиев кебек авылдашларына бик рәхмәтле ул.

Күлгә ял итәргә килүчеләрне ләкләк каршы ала. Бу адымын да да үзенчә аңлата.

– Ләкләк ул – гаилә бәхете билгесе. Өлкәннәр дә, балалар да бу хакта белеп торсыннар, – ди.

Гаилә дигәннән, Зиннуровларның биш бала туып үскән нигезендә безне әнисе Сәкинә апа белән сеңлесе Роза каршы алды. Бабаларының якты истәлеген саклау йөзеннән, кайчандыр тартып алынган урынга бура утыртып, йортны шактый киңәйткәннәр туганнар. Оныклар, оныкчыклар арта бара, урын да кирәк, дигән булалар үзләре. Ул арада өлкән апалары Гәүһәр дә килеп җитте. Ул да җәйләрен гаиләсе белән авылга кайта икән. Башка туганнары да эзен суытмый. Бакыйлыкка күчкән ире Әкраметдинне искә алып, оныклар белән әвәрә килеп яшәгән көне бүген әнисенең. Авырлыклар онытылып бетмәсә дә, күптән инде артта калган. Бүген авылның һәр тарафында – яңарыш. Һәм мондый үзгәрешләрне аның балалары, авылдашлары үз куллары белән тудыра. Шуңа шатланып яши Сәкинә апа.

 

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү