Могҗиза булмаячак: «Финико» оешмасы кертемчеләреннән килгән гаризалар саны йөздән арткан

Финанс пирамидасына акча кертеп, җиңел юл белән акча эшләп алырга хыялланган кешеләрнең күбесе, дөрестән дә, ярык тагарак янында калуын яңа аңыша башлаган булса кирәк. Хәзерге вакытта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына «Финико» оешмасы кертемчеләреннән килгән гаризалар саны йөздән арткан. Әле бер атна элек кенә хокук сакчыларында шундый нибары ун гариза исәпләнә иде.

Россия күләмендә исә алданган кертемчеләрдән килгән гаризалар саны меңнән артып киткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе башлыгы Руслан Дәүләтьяров хәбәр итте.

Кукмара районының бер авылында яшәүче Ильяс Кәримов та (исеме үзгәртелде. – Д.Г.) – финанс пирамидасы корбаны. Тормыш иптәшенә машина алырга дип җыйган акчаны шунда салган булган ул. «Антарес»та 500 мең сум акчам янды. Аларны кире алырга өлгермәдем. Башта бик авыр булды. Бер атна депрессиядә идем. Хәзер бераз тынычландым инде. Миннән дә күбрәк акчасын югалткан кешеләр турында ишетәм дә, әле ярый соңгы акчамны салмаганмын, дип уйлыйм. «Антарес» янар алдыннан гына «Финико»га да акча кертергә җыенып йөргән идем. Ходай саклады», – ди Ильяс. Егет финанс пирамидаларын комарлы уен автоматларында уйнау белән чагыштыра. «Икесендә  дә, бер азартка кереп китсәң, тиз генә туктыйм димә. Торган саен күбрәк акча кертеп, тагын да күбрәк табыш аласы килә. Күз томалана», – ди ул.

Хәтерләсәгез, әле бер атна элек кенә хокук сакчылары, «Финико» финанс пирамидасына кереп алданган кешеләрдән нибары ун гына гариза килде, дип зарланган иде. Бу аңлашыла да. Июль аенда Татарстанда бер-бер артлы ике финанс пирамидасының көймәсе комга терәлде. Баштарак, күпләр өчен аяз көнне яшен суккандай, «Антарес Трейд» оешмасы «янды». Шушы вакыйгадан соң күп тә үтмәде,  соңгы берничә айда халык арасында исеме шактый телгә алынган тагын бер финанс пирамидасы – «Финико» да җимерелә икән дигән сүзләр таралды. Хокук сакчылары, бу оешманың да санаулы көннәре генә калды, дип кисәтсә дә, күпләр бу сүзләрне имеш-мимеш буларак кына кабул итә бирде. Кырын оешмага нигез салучылар да, кертемчеләрнең күзенә төтен җибәреп, аларны тынычландырырга, нәрсәләрдер вәгъдә итәргә тырышты. Хәзер инде ул буш вәгъдәләр дә ышандырмый башлаган, күрәсең. Кыска вакыт эчендә хокук сакчыларына кертемчеләрдән килеп ирешкән гаризалар саны артуны башкача тагын ничек аңлатасың?

Руслан Дәүләтьяров сүзләренә караганда, республикада «Финико» оешмасына 100–500 мең сум акча салып «янучылар» да, бер миллион сум акчасыннан колак кагучылар да бар. «Әлеге финанс пирамидасына хәтта 8 миллион сум акча кертүчеләр дә булган», – ди ул. Дәүләтьяров фикеренчә, чынлыкта «Финико»га акча кертеп алданган кешеләр саны рәсми саннарга караганда күпкә күбрәк булырга тиеш. «Алар арасында дәүләт хезмәтендә эшләүче затлар да  булса кирәк. Алар бу капкынга эләгүләрен белгертергә курка. Шуңа күрә хокук саклау органнарына гариза язудан да тыелып тора», – дип фаразлый идарә башлыгы.

Өметсез шайтан гына, билгеле. «Финико» кертемчеләре арасында да оешмага керткән акчаны кире кайтарып булыр дип ышанучылар шактый. Араларында акчасын нәкъ менә финанс пирамидасына салганлыгын белә торып җилгә очыручылар да юк түгел. Бу пирамидага иң беренчеләрдән булып кереп, иң өске баскычта калып, тиз генә акча эшләп калырга хыялланган алар. Пирамида ишелә калса да, алар бу капкыннан беренчеләрдән булып чыгып өлгерәчәгенә ышана.

– Әлеге оешма эшчәнлеген беренче көннәрдән үк күзәттек. Оешманың шикле икәнен берничә билге буенча ачыкларга мөмкин. Алар, гадәттә, чамадан тыш югары процент белән кертем ясарга өнди, агрессив реклама урнаштыра. «Финико»га әле һаман акча кертүчеләргә шуны әйтәсем килә: бу сезнең эш, билгеле. Әмма бу акча, аһ-һай, бәхет китерерме икән? Акчагызны кире ала алмасагыз, гариза язарга туры киләчәк. Инвестицияләр белән эш итәсегез килсә, бүген моның законлы юллары да бар бит. Моның белән шөгыльләнү өчен лицензиясе булган тулы бер оешмалар исемлеге билгеле, – дип искәртте Руслан Дәүләтьяров журналистлар белән очрашуда.

Идарә башлыгы сүзләренә караганда, финанс пирамидасын оештыручылар гына түгел, аның эшчәнлегендә катнашып, бирегә чакырып керткән кешеләр дә җаваплылыкка тартылачак. Хәзерге вакытта министрлык шундый 50 финанс оешмасын тикшерә. Шуларның өчесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Сүз уңаеннан, инде язганыбызча, бу көннәрдә финанс пирамидалары белән бәйле вазгыятькә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте. Хокук саклау органнары вәкилләре белән уздырган киңәшмәдә ул финанс пирамидалары эшчәнлегенә хокукый яктан бәя бирергә кушты.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү