Татарстанда коронавирустан үлүчеләр 600дән арткан

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 602гә җиткән. Бу хакта  Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Соңгы тәүлектә республикада тагын өч кеше коронавирустан гомере өзелгән.

«27 июльдә 602 үлем очрагы теркәлгән», –  диелгән министрлык хәбрендә.

Коронавирус инфекциясеннән соңгы тәүлектә 1934 һәм 1944 елларда туган ике ир һәм 1954 елда туган хатын-кыз үлгән. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.


Фикер өстәү