“Мобиль сайлаучы” технологиясе ярдәмендә Россиянең теләсә кайсы почмагында тавыш биреп булачак

Сайлау көннәрендә башка шәһәрдә торып калган очракта да сайлауда катнашу мөмкинлеге бар хәзер. Моның өчен вакытлыча яшәү-булу урыны буенча тавыш бирү турында гариза гына тапшырырга кирәк. “Мобиль сайлаучы” 2 августтан эшкә керешә.

Бу көннән башлап, 13 сентябрьгә кадәр федераль Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Татарстанның Күп функцияле үзәге (МФЦ) офисларында, республиканың территориаль сайлау комиссияләрендә вакытлыча яшәү-булу урыны буенча тавыш бирү турында гариза тапшыру сорала. “Мобиль сайлаучы” технологиясе буенча гаризалар участок комиссияләрендә соңрак – 8-13 сентябрьдә кабул ителәчәк.

– Татарстанда сайлаучылар “Мобиль сайлаучы” технологиясе ярдәмендә Россиянең теләсә кайсы почмагында сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирә ала. Әмма партия өчен генә. Ә тәгаен теге яки бу кандидат өчен тавышны үзеңнең бер мандатлы округыңда гына бирергә мөмкин, – ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Элегрәк, сайлау вакытында тегендә-монда китәргә туры килгәндә, сайлау комиссиясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп, исемлектән төшү таныклыгы (открепительное удостоверение) алырга, шуннан соң, сайлаучылар исемлегенә кертүне сорап, башка комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Хәзер исә бу эш гадиләштерелде. Вакытлыча яшәү-булу урыны буенча тавыш бирү турында гариза тапшырган кеше шундук үзе сайлап алган участокка “беркетелә”. Ә инде үзеңә уңайлы участокны “Мой избирательный участок” дигән телеграм-бот аша җиңел генә табарга мөмкин. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бу сервисны узган елда булдырды. Анда, шәһәр һәм урамны күрсәтеп, адресны гына кертергә кирәк. Шуннан соң робот үзегезгә кирәкле районда урнашкан барлык тавыш бирү участокларын тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 17-19 сентябрендә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау һәм вәкиллекле җирле хакимият органнары депутатларын өстәмә сайлау уздырыла. Тик шунысы бар: муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауда “Мобиль сайлаучы” механизмыннан файдаланып булмаячак.


Фикер өстәү