Бүген KazanSummit 2021 форумы ачылды

Бүген Казанда «Казан — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икьтисади саммит эшли башлады.

Ул 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан башкаласына 72 илдән, Россиянең 35 төбәгеннән 3500 делегат җыелды.

Саммит кысаларында «Россия. Хәләл» күргәзмәсе ачылды. Аның ачылышында Россия икьтисади үсеш министры Максим Решетников һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Күргәзмә ачу чарасы Татарстанның Диния Нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинның дога укуы белән башланды.


Фикер өстәү