Арча белән татарның космоска ни катнашы бар?

Арча шәһәрендә «Җиһангирлар» инициатив төркеме оешуның 10 еллыгына багышланган слет булып узды. Анда космос темасына кагылышы булган татарстанлылар һәм татарлар, белгечләр, Байконурда хезмәт иткән ветераннар җыелды.

Шунда ук, ни өчен Арчада, дигән сорау туарга мөмкин. Җавабы бик гади. Моннан 10 ел элек бу төркемне шушы җирдә мәктәптә, педучилищеда белем алган, бүген дә шунда яшәп иҗат итүче  Хәлил Гайнетдинов оештырды. Шуңа өстәп, Арча ягының бик кунакчыл як икәнен дә әйтеп китик. Җитәкчеләрнең кунаклар белән аралашырга, бәйрәм белән котларга килүе шул хакта сөйли.

– Советлар Союзы чорында күп кенә балаларның космонавт буласы килә иде. Мин армия сафларында Байконурда хезмәт иткәндә космос белән аеруча кызыксына башладым, – дип искә ала Хәлил Гайнетдинов. – Ул вакытта без – солдатлар дөньяда иң беренчесе һәм иң зуры  булган Байконур космодромын төзүдә катнаштык. Еллар үткән саен бу кызыксыну кимемәде, киресенчә, арта гына барды. Нәтиҗәдә Ким Шакиров белән  космоска багышланган китап та чыгара алдык. Анда Советлар Союзы һәм Россиядәге космик проектларны төзүдә катнашкан татарлар һәм татарстанлылар турында барлык мәгълүматлар да бар. Китапка 700 фамилия кергән, шуларның 400е – татарныкы. Бу космос өлкәсендә хезмәт куючы милләттәшләребезнең  күплеген күрсәтә. Бер генә нәрсә күңелне тырный.  Космонавтлар арасында әлегә татарлар юк.  Бу бушлыкны тиздән Фәрит Әюпов тутырыр дип көтәбез. Дөрес, ул галәмгә турист булып күтәреләчәк. Әмма иң мөһиме  ничек тә булса башларга кирәк дип уйлыйм. Гомумән алганда, Татарстанның һәм татарларның җиһанны үзләштерүгә, аңа кагылышлы проектларны тормышка ашыруга керткән өлеше бик зур. Казан – бүген дә Россиядә иң зур аэрокосмик үзәкләрнең берсе. Татарстан исә инновацион үсеш буенча лидерлардан санала. Димәк, «йолдызлы» эшне дәвам итү өчен  бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Сталин репрессиясе елларында, Бөек Ватан сугышы чорында бездә совет космонавтикасына нигез салучылар – Сергей Королев, Валентин Глушко, Мстислав Келдыш кебек галимнәр хезмәт куйган.  Казан авиация институтында беренчеләрдән булып реактив двигательләр кафедрасы оештырылган. Әнә шул уку йортын тәмамлаган кызлар армый-талмый эшләгәннәр дә инде. Бүген, һичшиксез, бу эшне дәвам итәргә кирәк.

Шул максаттан, күрәсең, «Җиһангирлар» төркеме яшьләрне, балаларны космос өлкәсенә тарту эше белән шөгыльләнә. Балалар өчен «Җиһангирлар иле – яшь гагаринчылар» хәрәкәте дә эшләп килә. Яшүсмерләр өчен «Җиһангирлар бакчалары һәм урманнары», «Җиһангирлар мәктәбе», «Җиһан безне берләштерә» проектлары бар.  Мәктәп балалары өчен «Безнең галәм» дип аталган, ә мәгариф хезмәткәрләренә инфокоммуникацион компетентлыкны күтәрү курслары оештырылган. Тәҗрибә йөзеннән Арча районы Яңа Кенәр авылында зур эшләр башкарыла. Хәлил Гайнетдинов анда укучыларның җиһангирлар отрядын  оештыра, үзе үк җитәкли, дәресләр алып бара.  Балалар хәтта Валентина Терешкова белән  очрашалар. Шул хөрмәткә беренче хатын-кыз космонавт исемендәге аллеяга нигез салып, эрбет агачлары утырталар. Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, дипломнар, сертификатлар алалар. Бу – әлбәттә инде, зур эшләрнең бер өлеше генә. Аңлашыла ки, мондый чараларны үстерүгә инициатив төркемнең  генә көче җитми, дәүләт ярдәме кирәк. Мисал итеп, төркем фикеренә колак салып,  дәүләт тарафыннан астрономия фәненең мәктәпләргә  кайтарылуы зур җиңү булды.  Юрий Гагарин космоска очкан көнне билгеләп үтү йөзеннән, җиһангирлар идеясе белән инде күпме еллар Татарстан мәктәпләрендә «Юрий Гагарин белән бергә 108 минут» дигән чара оештырыла. Җиһангирлар аны бөтен Россия күләмендә үткәрү эше белән янып йөри. 12 апрельне Гагарин көне буларак бәйрәм итү инициативасы да – алар эше. Бу ни өчен кирәкме? «Мондый гамәл беренче космонавтның нәкъ менә Россиядән булуын тагын бер кат ассызыклар иде», – ди алар.

Рыжиков хөрмәтенә 

Төрле проблемалар турында шактый гына фикер алышкач, кунаклар ял итәргә Казансу елгасы буендагы стадионга юл тоттылар. Хәер, бу гамәл дә ял итү өчен генә түгел иде. Хәтерләсәгез, 2016 елның 19 октябрендә татарстанлы, Бөгелмә егете Сергей Рыжиков, Россиянең (СССРның) 121 нче космонавты булып, беренче тапкыр галәмгә юл тотты. Аны космоска очарга Мәскәүдә тагын бер татар егете Айдар Бикмучев әзерләде. Арчалылар һәрвакыттагыча бу вакыйганы да эзсез калдырмадылар. Якташыбыз 11 сәгать, 5 минут 14 секундта галәмгә юл тотты. Нәкъ шул  мизгелдә  стадионда Җиһангирлар аллеясына нигез салынды.  Татарстанның беренче космонавты  хөрмәтенә стела да куелды. Бу тантанада мәктәп укучылары, студентлар да катнашты.   Слет кунаклары, истәлеккә дип, нәкъ шушы урында фотога  төштеләр дә инде.

Байконур ветераннары 

1982 елда бер эшелонга тупланган югары белемле Татарстан егетләрен Байконурга хезмәт итәргә җибәрәләр. Алар Советлар Союзының «Энергия-Буран» исемле иң зур космик проектында катнашалар: «Энергия» ракетасы өчен очып китү урынын әзерлиләр, «Буран» космик корабы  уңышлы төшеп утырсын өчен зур мәйдан төзиләр. 1987 елда «Энергия» ракетасы уңышлы оча, икенче елны ул үз җилкәсендә Җиһанга «Буран»ны алып чыга. 80 тонналы космик  кораб Җир шарын ике тапкыр әйләнеп, Татарстан егетләре әзерләгән мәйданга кире кайта. Байконур егетләре Хәлил Гайнетдинов, Павел Тунгусков, Илһам Хисмәтуллин, Халит Хөсәенов, Радик Исхаков, Зөфәр Фазылҗанов, Зөлфәт Хәмитов, Сергей Конопелько слетта әнә шул проектны искә алдылар.

«Тумышыбыз белән без барыбыз да – җиһангирлар», – дигән фикердә алар. Константин Циолковский әйтүенчә, гомеребезне Ана карамагында бишектә уздыру килешми, Атабыз Җиһан  киңлегенә чыгу зарури. Космосны үзләштерү – цивилизация, икътисад, сәяси потенциал һәм башка яклардан бик мөһим күрсәткеч.  Ахыр чиктә кешелек тарихы яңадан-яңа территорияләрне үзләштерүдән гыйбарәт бит.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү