Рөстәм Миңнеханов: «Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге — безнең ил Президенты билгеләгән өстенлекле юнәлеш»

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Казан саммитына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, форумның төп бурычы – Россиянең ИХО илләре белән икътисадый хезмәттәшлеген ныгыту. «Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге – Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән өстенлек. Мин барлык катнашучыларга да нәтиҗәле һәм уңайлы эшләр телим», — дип өстәде ул.

Максим Решетников билгеләп үткәнчә, Форум кысаларында хәләл темасына зур игътибар бирелә. «Бу – икътисадның яңа, тиз үсә торган секторы. Хәләл индустрия ил эчендә дә, экспорт өлкәсендә дә зур потенциалга ия. Бу – инвестицияләр, сәүдә, мода, мәдәният, креатив индустрия. Форумны уздыру чорында бу мәсьәләләр буенча актив фикер алышыначак», — диде министр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Решетников Russia Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсе белән таныштылар. Быел 100дән артык экспонент үз продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдим итте. Категорияләр төрле: азык-төлек, медицина, фармацевтика, косметика, кием-салым, бизәнү әйберләре, туризм өлкәсе, ИТ, финанслар һ. б. лар.

Россия компанияләреннән тыш, үз стендларын Төркия, Индонезия, Бәһрәйн, БГӘ, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Казахстан һәм Әзербайҗан вәкилләре оештырган.

Шулай ук Russia Halal Expo мәйданчыгында төрле мастер-класслар оештырылган, аерым алганда, татар ашлары һәм башка яулык бәйләү рәвеше буенча.

Russia Halal Expo – Россиядә хәләл индустрия өлкәсендә иң эре мәйданчыкларның берсе. Күргәзмә Россия төбәкләренең Ислам дөньясы илләре белән сәүдә, икътисадый, социаль-мәдәни бәйләнешләрен үстерү, хәләл продукция/Россия һәм чит ил тәэминатчыларының хезмәтләрен бәяләү һәм икътисадның хәләл сегменты потенциалын тәкъдир итү максатыннан үткәрелә.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты Казанда 28-30 июльдә уза. Форумның төп темалары – аңлы рәвештә куллану, партнерлык финанслары, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, медицина, спорт һәм креатив индустрияләр.


Фикер өстәү