Рөстәм Миңнеханов: “Киләчәктә саммит яңа дәрәҗәгә чыгачак”

“Казан Экспо” күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников катнашты.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә Казан Саммитына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләре буенча, форумның төп бурычы – Россиянең ИХО илләре белән икътисадый хезмәттәшлеген ныгыту. Киләчәктә саммит Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм башка федераль структураларның мөмкинлекләре ярдәмендә яңа дәрәҗәгә чыгачак.
— Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге – безнең Президент билгеләгән приоритет. Без бу форумны анда катнашучылар өчен мөмкин булганча уңайлы һәм файдалы итәчәкбез, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Russia Halal Expo – Россиядә хәләл индустрия өлкәсендә иң эре мәйданчыкларның берсе. Күргәзмә Россия төбәкләренең Ислам дөньясы илләре белән сәүдә, икътисади, социаль-мәдәни бәйләнешләрен үстерү, хәләл продукция/Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең хезмәтләрен бәяләү һәм икътисадның хәләл сегменты потенциалын тәкъдир итү максатыннан үткәрелә. Биредә өч көн дәвамында һәр төрле мастер-класслар һәм кызыклы мәйданчыклар эшләячәк.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү