Максим Решетников: “Форумда туган проектларга зур игътибар күрсәтеләчәк”

Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә форум кысаларында авыр вазгыятьтә дә күзгә-күз карап очрашу мөмкинлеге туды.

– Без тере сөйләшүләргә, яңа идеяләр һәм мөмкинлекләр буенча фикер алышуларга сусадык. Һәм, әлбәттә, безнең ислам илләре белән хезмәттәшлегебез турында сөйләргә кирәк. Россиядә 20 млн мөселман яши һәм безнең икътисад аларның ихтыяҗларын ничек канәгатьләндерүе турында фикер алышу да мөһим, – диде ул.

Максим Решетников шулай ук форум кысаларында хәләл темасына зур игътибар бирелүен дә билгеләп узды.

— Бу – икътисадның яңа, тиз үсә торган секторы. Хәләл индустрия ил эчендә дә, экспорт өлкәсендә дә зур потенциалга ия. Бу – инвестицияләр, сәүдә, мода, мәдәният, креатив индустрия. Форумны уздыру чорында бу мәсьәләләр буенча актив фикер алышынача. Монда туган проектлар игътибар үзәгендә булачак һәм федераль дәрәҗәдә өйрәнеләчәк, дип вәгъдә бирәм, — диде министр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Решетников Russia Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсе белән таныштылар. Биредә быел 100дән артык җитештерүче азык-төлек, медицина, финанслар, туризм, фармацефтика, кием-салым юнәлешләре буенча үз продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдим итте. Россиянең 36 төбәгеннән килгән оешмалардан тыш, үз продукцияләрен Төркия, Индонезия, Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Казахстан һәм Әзербайҗан вәкилләре дә тәкъдим итте.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү