Айрат Фәррахов коронавирус турында: “XXI гасырда дөнья шулай көчсез булыр дип уйламаган идем»

Саммит кысаларында төрле мәйданчыкларда, төрле темаларга багышланган сессияләр дә узды. “Ковид-19 шартларында медицина” дип аталган сессияне Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов алып барды.

– Экспертлар тарафыннан бик зур кызыксыну бар. Шуңа күрә без бүген күп сорауларга җавап бирергә тырышырбыз. Медицина эшчәнлегендә 20 елдан артык тәҗрибәм бар. Минем өчен бу (короновирус белән бәйле вазгыять) гадәти булмаган ситуация. Мин XXI гасырда дөнья шулай көчсез булыр дип уйламаган идем. Шуның өчен без халыкка нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга тиеш, — диде Айрат Фәррахов.
Сессиядә Россия мөселманнары Диния Нәзарәте, мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов та катнашты. Аның фикеренчә, бу дин әһелләре өчен шулай ук мөһим юнәлеш, чөнки кешенең физик һәм рухи дөньясы аерылгысыз.

– Ләкин алар икесе дә бик нәзберек һәм кайвакыт зыян күрә. Кеше сәламәтлегендәге көчләрне берләштерү өчен, 2019 елның июнендә мөфти Равил Гайнетдин сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитет оештырды, – диде ул.
Ярты ел эчендә комитет халык, дин әһелләре һәм медицина белгечләре тарафыннан кызыксыну уяткан. Йөзләп кеше мөрәҗәгать иткән.

– Бөтен дөньяга таралган Ковид-19га беркем дә әзер түгел иде, – диде Рушан хәзрәт Аббясов. – Бу авыр чорда дин әһелләренең һәм табибларның кулга-кул тотынышып эшләүләре аеруча кирәк иде. Пандемия фәнни-тикшеренү институты алдына да зур бурыч куйды. Безнең галимнәр кыска вакыт эчендә нәтиҗәле һәм куркынычсыз булган вакцина уйлап чыгарды. Хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләренең дин әһелләре белән аларның территориясендә Россия вакцинасын куллану буенча сөйләшүләр алып барыла. Спутник V вакцинасының хәләл булып танылуы да диалогка импульс бирде.

Шулай ук әлеге саммит кысаларында Халыкара машина төзелеше кластеры форумы да узачак. 2015 елдан уздырылып килә торган форумда сәнәгатьтә цифрлашу өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырыла. Россия төбәкләреннән тыш, Бельгия, Германия, Италия, Кытай, АКШ, Франция, Япония,Швейцария һәм башка илләрдән белгечләр катнаша. Моннан тыш, “Россия – Африка” икътисади перспективалары логистикасы, сәүдә-сәнәгать палаталарының яшь лидерлары форумы, тотрыклы үсеш һәм аңлы куллану максатлары, этник бизнес лидерлары форумы да оештырылган иде.


Фикер өстәү