Казан һавасында формальдегид артуның сәбәбе ачыкланды

Казанның Вахитов, Киров, Мәскәү районнарында формальдегид күләме арткан дигән хәбәр таралды. Ни сәбәпле арта соң ул?

Гөлчәчәк Яруллина

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгның матбугат үзәге хезмәткәре Гөлназ Сафиуллина:
– Соңгы көннәрдә Казанда чынлап та, һавада формальдегид күләме арту күзәтелде. Экологлар һаваның составын тикшереп моны ачыклады. Һаваны пычрануына көннәрнең эссе, җилсез булуы, яңгырларның булмавы тәэсир итә. Атмосферага машиналардан чыккан газлар да начар йогынты ясый. Юл буйларында яки машиналар тукталышында һаваның аеруча пычрануы күзәтелде.


Фикер өстәү