Нурсолтан Назарбаев фонды басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында бәйге игълан итте

Казахстанның Беренче Президенты китапханәсе һәм Нурсолтан Назарбаев фонды басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында, Казахстан бәйсезлегенә 30 ел тулуга багышлап, “Казахстан һәм Илбашы бәйсезлеге” еллык Халыкара бәйге игълан итә.

Бәйгенең максаты – Казахстан дәүләтчелеге нигезләре буларак, Илбашының идеяләрен һәм тәкъдимнәрен популярлаштыру, Казахстан журналистикасында һәм халыкара журналистикада яңа исемнәрне ачыклау.
Бәйге биш номинациядә үткәрелә:
* “Иң яхшы телевидение материалы”;
* “Иң яхшы радио материалы”;
* Газета-журналларда иң яхшы язма;
* Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма;
* Чит илләрнең массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма.
Бәйгедә журналистлар үзләре генә, шулай ук күмәк рәвештә катнашырга мөмкин.
Бәйгегә 2020 елның 10 октябреннән 2021 елның 10 октябренә кадәр рәсми басылып чыккан (эфирга чыгарылган, Интернетта урнаштырылган) автор материаллары кабул ителә.
Бәйгегә конкурс комиссиясе йомгак ясый.

Бәйгедә катнашуга заявкалар шәхсән китереп бирү юлы белән, почта аша (адресы: Z05S5X1, Республика Казахстан, г. Нур-Султан, ул. А. Бокейхана, 1А, каб.343, с пометкой «На конкурс «Независимость Казахстана и Елбасы»: (7172) 693056, 693057, 693053, 693059) яки электрон почта аша (presidentlibrary.pr.kz@gmail.com) 2021 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.
Бәйгене үткәрү шартлары һәм вакыты турында тәфсилле мәгълүматлар белән сайтларда (www.presidentlibrary.kz и www.fnn.kz) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү