«Бердәм Россия» район һәм шәһәрләргә махсус автобуслар җибәрде

Татарстанда халыкның мөрәҗәгатьләрен туплау өчен «Бердәм Россия» партиясенең махсус автобуслары йөри башлады. Өчесе Казанда хәрәкәт итәчәк, тагын өчесе район һәм шәһәрләргә юл тота. Җыелган тәкъдим һәм фикерләр партиянең Халык программасына керәчәк.

Әлеге проект 2016 елдан бирле эшләп килә. Партия вәкилләре әйтүенчә, нәтиҗәсе бар. Бу юлы мобиль кабул итү белгечләре 600гә якын урында тукталып, халыкның гозерен тыңлаячак.

– Татарстанда яшәүчеләрнең үз наказын калдыру, проблемалар белән уртаклашу, аеруча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге бар, – ди «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин. – Без һәр районга барырга ниятлибез. Дөрес, өстенлек узган елларда барып җитә алмаган урыннарга биреләчәк. Анда яшәүчеләрнең дә тәкъдим-фикерләрен беләсе килә. Кабул итү автобусларында иң тәҗрибәле белгечләр эшләячәк.

Мобиль кабул итү бүлмәләрендә төрле дәрәҗәдәге депутатлар эшләячәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фикеренчә, мондый алым республика халкы белән турыдан-туры аралашу өчен иң гади һәм үтемлесе.

– Бу үзенә күрә урыннарда хакимият өчен имтихан булачак. Кайда нәрсәне эшләп бетермәүләрен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, нинди хокукый җитешсезлекләр булуын аңларга ярдәм итәчәк. Бу наказлар халык тәкъдимнәренә, ә аннары халык законнарына әверелергә тиеш, – диде Ольга Павлова. – Мондый очрашу кимчелекләрне хәл итәргә дә мөмкинлек бирә. Депутат буларак миңа да кешеләр килә. Һәркайсының соравы хәл итәрлек. Без шуның өчен эшлибез дә инде. Хакимият белән кешеләр арасында элемтә югалмасын өчен мондый проект кирәк. Илебездәге тормыш тагын да яхшырак булсын өчен безгә халык мөрәҗәгатьләре кирәк.

Күчмә кабул итү автобуслары һәр атнада чәршәмбедән якшәмбегә кадәр эшләячәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү