Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айысхаана: «Татар егетенә кияүгә чыксам да, әти-әнием шат булыр»

Саха республикасыннан килгән кыз Айысхаана (паспортта – Анна Попова) Илсөя Бәдретдинова төркемендәгеләрнең иң серлесе. Җырлый, бии, хайваннар телен аңлый, төрле кош, җәнлекләр авазы чыгаруы белән тамашачыларны таң калдыра. Үзенчәлекле якут кызы ничек татарча җырлый башлаган соң? Чыннан да, күрәзәлек итү сәләте бармы? Болар хакында аның үзеннән сораштык.

Айысхаана, хәлләрең ничек?

– Барысы да яхшы. Күптән түгел уку йортын тәмамладым, диплом алдым. Хәзер гастрольләрдә йөрибез. Әлегә Казанда калырга уйлыйм, монда миңа  бик рәхәт һәм уңайлы.

Илсөя Бәдретдинова белән эшли башлау ничегрәк булды? Җитәкче буларак ул бик коры түгелме?

–  Илсөя Ядкәровна бүреләр темасына багышланган «Түзәрлек булсаң гына» дип аталган җырына клип төшерәсе булган һәм шунда төшү өчен үзе мине эзләп тапты. Әле ул вакытта мин татар эстрадасы белән таныш түгел идем. Очрашып сөйләштек, ул мине үз командасына чакырды. Мин бик шатланып ризалаштым. Дүртенче ел аның белән эшлим һәм мин бик канәгать. Анда барлык лидер сыйфатлары бар. Ул гади, йомшак, шул ук вакытта таләпчән дә була белә. Минемчә, ул – чын җитәкче, әйдәп баручы.

«ИБ бандасы» – синең өчен нәрсә ул?

–  Безнең төркем минем өчен – гаилә ул. Безнең барыбызның да төркемдә үз урыны бар. Кем ничек эшли, кем нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш, кем нәрсә өчен җавап бирә – барысы да җайга салынган. Без – бик тату, күңелле команда. Егетләр минем өчен абыйларым кебек, алар да миңа сеңелләре кебек карый. Башка төркемне сайлау мөмкинлеге булса да, мин барыбер монда калыр идем.

Сине шаман кыз буларак беләбез. Нәселеңдә, чыннан да, шаманнар булганмы? Алдан сизү, күрәзәлек итү сәләтең бармы?

– Әйе, минем нәселдә шаманнар булган. Мин үзем күрәзәлек итмим. Кешеләрнең нинди икәнен, уй-ниятләрен сизәм, бу турыда башкалар белән уртаклаша идем, хәзер моның белән шөгыльләнмим. Чөнки моның миңа зыяны тиюен аңладым.

Мәхәббәт турында сөйләшик әле. Татар егетләре ошыймы сиңа?

– Минем өчен иң мөһиме – кеше мине яратсын, кайгыртсын, тугры булсын, ә аның нинди милләттән булуы минем өчен әһәмиятле түгел. Мин якут кызы икән, якутка гына кияүгә чыгарга тиеш дигән сүз түгел. Безнең гаиләдә дә андый нәрсә юк. Татар егетенә кияүгә чыксам да, әти-әнием шат булыр дип уйлыйм.

Ә йөрәгең бушмы, әллә?..

– Буш.

Татарчаны да шактый өйрәнгәнсең. Телне өйрәнүдә җырлар ярдәм итәме?

– Мине татар теленә, нигездә, Илсөя Ядкәровна өйрәтте, ул минем белән күбесенчә татарча сөйләшә. Төркемдә дә миңа ярдәм итәләр, моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Җырлар телне өйрәнүдә бик булыша. Мәсәлән, кушылып җырларга кирәк булганда, җыр белән танышыр алдыннан, аны русчага тәрҗемә итәм. Җырлый башлагач, шул рәвешле татарча сүзләрне дә, аларның мәгънәсен дә истә калдырам. Кайчагында буталам, ләкин хәзер күп нәрсәне аңлыйм инде.

Блиц-сораулар

Буш вакытыңны ничек уздырасың?

– Буш вакытларымда дусларым белән очрашырга тырышам. Образлар уйлап чыгару, костюмнар тегү, бизәнү әйберләре ясау миңа бик ошый. Концерт костюмнарын да үзем тегәм.

Илһам чыганагың?

– Мәдәниятем.

Синең өчен сәхнә ул – …

– … тормышымның мөһим өлеше. Анда мин эчке дөньямны да ачам.

 

                                                                                               Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү