9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиеп, үч алуларыннан куркып, Казанга кайтырга теләмәвен әйткән

175 нче гимназиядә 9 кешене үтергән Илназ Галәвиев Казанда дәваланырга теләмәвен белдергән. Бу хакта «Московский комсомолец» хәбәр итә.

«Минем сезгә үтенечем бар. Мин берәр нәрсә булган очракта Казан хастаханәсендә дәваланырга теләмим. Миңа башка урында мөмкинме? Казанда мин кылган җинаятьне барысы да хәтерлиләр, үч алырга мөмкиннәр», — дигән Галявиев Мәскәүнең ОНК әгъзасы буларак килгән басма күзәтүчесенә.

Хәзерге вакытта ул «Бутырка» психиатрия хастаханәсендә дәвалана. ОНК вәкиле белән әңгәмәсендә ул камерадашы Михаил Любезнов белән дуслашу турында әйткән. Любезнов кулыннан дистәдән артык кеше агулаган, берничә кеше үлгән. Илназ күршесе белән мөнәсәбәте яхшы булуына басым ясаган. «Ул миңа җинаятьчеләрне мәҗбүри дәвалаучы психбольница турында сөйли. Мин инде аның лекцияләре буенча алар турында барысын да беләм, — дигән Илназ Галәвиев.


Фикер өстәү