Мамадыш районының җиде мәктәбендә быел беренче сыйныфка керүчеләр юк

Буел Мамадыш районында 434 бала тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Районда беренче сыйныфка керүчеләр булмаган мәктәпләр булуы турында хәбәр итә Нократ басмасы.

Кайбер авыллардагы белем бирү учреждениеләре алдагы уку елында беренче сыйныфсыз калачак. Болар – Зур Шыя, Югары Ушма, Владимир, Кече Сон, Кече Кирмән, Пятилетка һәм Никифорово мәктәпләре. Шул ук вакытта Пристань-Берсут, Шәмәк, Көмеш Күл, Югары Сон, Урта Кирмән һәм Дүсмәт авылларындагы белем бирү учреждениеләре берәр баланы беренче сыйныфка кабул итәчәк, дип яза җирле басма. Шулай ук районда беренче сыйныфка укырга керүчеләре күп булган мәктәпләр дә бар.

Алар — Түбән Ушма (13 бала), Җәнлек совхозы (12), Олыяз лицее (10), Тәкәнеш (9), һәм Түбән Сон (8) мәктәпләре.

 


Фикер өстәү