Яшүсмер почтальонны кыйнап ярты миллион пенсия акчасын урлаган

Башкортстанның Октябрьский районында 34 яшьлек почта хезмәткәре полициягә мөрәҗәгать иткән. Аңа пенсия таратып йөргәндә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта newsbash.ru хәбәр итте.

Почтальон хатын 23 июль көнне пенсия таратып йөргәндә подъездда билгесез кеше һөҗүм итүе турында сөйләгән. Һөҗүм итүче хатынның башына берничә тапкыр суккан һәм телефоны белән ярты миллионн чамасы пенсия акчасын урлап качкан.

Башкортстанның тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, һөҗүм иткән кеше 16 яшьлек егет булып чыккан. Яшүсмернең эзенә тиз төшкәннәр. Ул үз гаебен таныган һәм акчаны кире кайтарган. Хәзер яшүсмергә карта җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү