Төркиядә урманнар яну сәбәпле, Антальяда ял итүчеләргә кунакханәдән чыкмый торырга киңәш иткәннәр

Туризм буенча федераль агентлык Төркиядә ял итүче туристларга Анталья кунакханәләре территориясеннән чыкмаска киңәш итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Бу Төркиядә  янгыннар чыгу белән бәйле. Җирле хакимият вазгыять контрольгә алынган дип ышандыра. Янгынны сүндерү өчен төрле ысулларны кулланалар.

Туризм буенча федераль агентлык ялны вакытыннан алда өзмәскә киңәш итә.  Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, әлегә Россия туристлары тарафыннан шикаятьләр юк.


Фикер өстәү