Мармариста туристларны кунакханәләрдән чыгаралар

Төркиянең Мармарис шәһәрендә урманнар яну сәбәпле, отельләрдән туристларны эвакуациялиләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Янгын чыккан урманнар торак йортларга һәм отельләргә якын урнашканлыктан андагы халыкны чыгарырга булганнар. Җил юнәлеше ут биналарга килеп җитмәс дигән өмет бирә, шулай да саклык чаралырын алдан күрү максатыннан, туристларны кунакханәләрдән чыгару эшләре бара.


Фикер өстәү