Төзелеш кирәк-яраклары: арзанаю булырмы?

Соңгы арада төзелеш кирәк-яраклары яшен тизлегендә кыйммәтләнде. Кайбер төр материалларның бәясе хәтта ике-өч тапкыр (!) артты. Шул сәбәпле бүген үз йортын салучыларның күбесе хәтта төзелешне туктатып торырга ук мәҗбүр. Төзелеш материаллары җәй ахырында булса да арзанаймасмы, дип өмет итә алар. Белгечләрнең бу уңайдан фаразлары исә әллә ни куандырмый.

Казанда яшәүче Сабировлар узган ел Столбище бистәсеннән җир сатып алган. Быел язын йортны төзи дә башлаганнар. Әмма бүген эшләре ярты юлда тукталган. Төзелеш материаллары коточкыч дәрәҗәдә кыйммәтләнү аркасында җыйган акчалары планлаштырылган эшләрнең яртысына гына җиткән.
– Узган ел үзизоляция вакытында ике бала белән бергә дүртебез кечкенә генә бер бүлмәле фатирда яттык, – ди гаилә башлыгы Марат Сабиров. – Дүрт стена яшәү шулкадәр туйдырды, фатирны зурайтырга дип җыйган акчага шәһәр читендә җир сатып алдык. Көздән фундамент салып куйдык. Кирпеч алып калдырдык.
Быел йортның стеналарын өя башлаган алар.
– Алган кирпеч җитмәде. Безгә кирәкле кирпечне заказ белән генә кайтартасы икән. Айдан артык көтәсе булачак диделәр. Бәясе узган ел алганыннан ике тапкыр кыйммәтрәк. Шул ук кирпеч бит ул. Хәзер аптыраган инде. Кирпеч җәй азагына да арзанаймаса, йортны киләсе елга күтәреп бетерәсе булачак. Һәрхәлдә, күрә торып ике бәягә материал алып булмый инде, – ди Марат.

Арчада яшәүче Зилә һәм Рүзәл Сөләймановлар Урта Бирәзә авылында йорт сала. Йортның фундаментын өч ел элек салып куйганнар. Быел йортның стеналарын күтәрәләр. «Бәяләрнең артуы үзен бик нык сиздерә. Тимер һәм агач материаллары аеруча кыйммәтләнде. Йорт төзүгә караганда, әзер йорт сатып алу отышлырак бүген. Шулай да бер тотынгач, эшне туктатмыйча, йортны төзеп чыгарга иде инде», – ди Зилә.
Бүген базарда бәясе артмаган бер генә төзелеш материалы да калмады бугай инде. Хәтта бу тармакта иң очсыз товарларның берсе саналган металл чирәп тә бер ел эчендә 40 процентка кыйммәтләнгән. Хәтерләсәгез, төзелеш материаллары узган
елның язында ук кыйммәтләнә башлаган иде. Әмма ул чакта белгечләр, хаклар 5–10 процентка гына артты, дип ышандырды. Быелгы кебек хәлнең исә соңгы җиде елда күзәтелгәне булмаган. Ник дигәндә, бүген кайбер төр төзелеш материалларын ике-өч тапкыр (!) кыйммәтрәк бәядән саталар. Тимер белән агач материаллары аеруча кыйммәтләнгән. Бүген алар узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр кыйбатрак бәядән сатыла. Июль башында Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе бетон, кирпеч, агач һәм ПВХ материаллары җитештерүчеләр арасында тикшерү уздырып, төзелеш материаллары кыйммәтләнүнең төп сәбәбен ачыкларга кушты.
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов идарәнең бу гамәлен, соңга калып башкарылган талпыныш, дип бәяли.
– Монополиягә каршы федераль хезмәт бәяләрне көйләү эшенә, гадәттәгечә, бик соң кушыла. Алар моңа бу хәлләрнең кеше тормышына, икътисадка тискәре йогынтысы була башлагач кына катышалар. Ә бит чынлыкта идарә бу хәлләрне алдан күреп, кисәтергә тиеш, – ди ул.
Илгизәр әфәнде төзелеш материаллары кыйммәтләнүгә китергән берничә сәбәпне атый. Бу күренешнең иң төп һәм мөһим сәбәбе – пандемия чорында күпләрнең үз өең белән торуның нинди зур бәхет икәнен аңлап алуында. Моңарчы шәһәр фатирында яшәүдән тәм табучылар да йорт, дача төзү турында уйлана башлады. Банкларның бик отышлы шартларда ипотека бирүе дә төзелеш базарындагы сорауны арттырды. «Ә бездә аз гына сорау арта башласа, сатучылар тизрәк бәя күтәрү ягын карый. Төзелеш материалларына шул рәвешле бәя арту спекуляциягә дә охшап тора. Җитештерүчеләр, сатучылар бәяне үзара килешеп тә арттырган булырга мөмкин», – ди икътисадчы.

Илгизәр әфәнде үзе дә шәһәр читендә йорт сатып алырга планлаштырган булган. Әмма әлегә бу фикереннән кире кайткан. Хәзер йорт, төзелеш материаллары гына түгел, ремонт эшләре өчен дә ике-өч тапкыр күбрәк акча чыгарып салырга туры килә, ди ул. Мисал өчен, моннан бер-ике ел элек ваннага бер квадрат метр плитә түшәү 500 сумнан башланган булса, хәзер моның өчен 1200–1500 сум түләргә туры киләчәк. Шуңа материаллар хакын да кушсаң, ике бүлмәле фатирга тулысынча ремонт ясау өчен якынча бер машиналык акча сарыф итәргә туры килә дигән сүз. «Көзгә таба төзелеш материаллары арзанаерга мөмкин. Бу чорда инде төзелеш сезоны тәмамлана, димәк, аларга булган ихтыяҗ да кимеячәк», – дип фаразлый Илдар Гайнетдинов.

Кырып-себереп алып бетерәләр
Белгечләр төзелеш бәяләре артуны, ясалма рәвештә тудырылган вазгыять, дип бәяләсә, җитештерүчеләр үзләре бу фикер белән килешми. Россиядәге күп кенә эре кирпеч заводларының Татарстандагы диллеры булган оешма җитәкчесе Наталья Кукушкина сүзләренә караганда, төзелеш материалларына сорауның чынлыкта да чамадан тыш зур булуы аркасында килеп чыккан хәл бу.

– Мисал өчен, бүген кирпечкә ихтыяҗ шулкадәр зур, хәтта заводлар бу төзелеш материалын җитештереп өлгерә алмый. Шуңа күрә аларга, шушы ажиотажны киметү өчен, кирпеч бәясен берничә тапкыр арттырырга туры килде. Әмма бу да әллә ни булышмады. Кирпечкә сорау барыбер кимеми, – ди ул.
Рәсми саннардан күренгәнчә, агымдагы ел башыннан бирле кирпеч бәясе 30–40 процентка арткан. Мисал өчен, фундамент салганда кулланыла торган кирпеч узган ел 9–9,5 сум торган булса, быел аны уртача 12 сумга алырга туры килә. Бу төзелеш материалына булган сорау исә, узган ел белән чагыштырганда 50, хәтта 100 процентка арткан.

– Без бүген элеккеге режимда эшлибез. Әмма халык кирпечне кырып-себереп алып бетереп барганлыктан, күпләргә, кирпечкә заказ биреп, 2–3 ай көтәргә туры килә. Заводта бер-ике айдан чыгачак яңа партия кирпечләр өчен дә алдан акча түләп куючылар бар хәзер. Алдагы бер елга җитәрлек заказлар җыйган заводларны беләм, – ди Наталья Кукушкина. – Кирпечне узган ел көз, кыш көннәрендә алып куйган кешеләр бик нык отты. Алар ул чорда нормаль бәядән, сайлау мөмкинлеге күп булган чорда үзләре теләгән кирпечне сатып ала алды. Хәзер тынычлап йорт төзим дисәң, барысын да алдан кайгыртырга кирәк. Кибеткә барам да алам, дип кенә булмый.
Алдан кайгырту димәктән, җитәкче төзелеш базарындагы хәлләрнең әнә шул яктан уңай йогынтысы булыр дип өметләнә. «Бездәге төзелеш культурасы үсәр, яхшырыр дип өметләнәм. Юкса безнең халык планлаштырып эшли белми. Төзелешкә, арзанрак чакта материалын алып куеп, алдан хәстәрен күреп әзерләнергә кирәк. Килеп терәлгәч кенә, әйбер эзләп йөрисе түгел. Шуңа күрә киләсе елга йорт салырга җыенган кешегә төзелеш материалын быел ук – көзгә таба төзелеш материаллары бераз арзанайгач алып куярга киңәш итәм», – ди оешма җитәкчесе.

Кирпечтән аермалы буларак, соңгы арада металлга булган ихтыяҗ шактый кимегән. Арча районындагы эре металл ширкәте җитәкчесе Фәнис Гарәфиев төзелешнең кышын башланып, язын тәмамланган беренче дулкынында тимергә сорау бик зур булган. Хәтта дефицит та барлыкка килгән. «Июль аеннан башланган төзелешнең икенче дулкынында, киресенчә, сорау бик нык кимеде», – ди Фәнис Гарәфиев.
Металл ел башыннан бирле ике тапкыр кыйммәтләнгән. Быел җитәкче, эшне тагын дә җәелдереп, өстәмә цех та төземәкче булган. Әмма хәзер төзелеш базарындагы вазгыять аркасында бераз сабыр итеп торырга җыена. Фәнис Гарәфиев, металл бәясе турында сөйләгәндә сүздә генә калмыйча, конкрет мисаллар да китерде. Әйтик, койма корганда арата буларак кулланылган 20х40х1,5 миллиметрлы профиль торба моннан бер ел элек 74 сум торган булса, хәзер аны 176 сумга алырга туры килә. Узган ел квадрат метры 300 сумнан йөргән койма өчен профнастилны быел 630 сумнан саталар. «Дөресен генә әйткәндә, бүген металл бәясе бераз төшә башлады. Әлегә ул якынча 5 процентка төште. Августтан металлга «завозная пошлина» кертелү аркасында килеп чыкты бу. Дефицит азаячак, шул рәвешле металл бәяләре дә көйләнәчәк», – дип фаразлый җитәкче.

Арзанаюын көтмә
Бәяләрнең өскә үрмәләве ягыннан агач материаллары да металлдан калышмый. Башкаладагы билгеле төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов сүзләренә караганда, әле апрель аенда гына бер куб агач материалын 8–8,5 мең сумнан алган булсалар, бүген аның хакы 18–19 мең сумга җиткән. Йорт төзегәндә кулланыла торган җылыткычлар да 80 процентка кыйммәтләнгән.
– Соңгы арада төзелеш материалларының бәясе арту гына түгел, аларның дефицит була башлавы да хәлне катлауландыра. Шул ук агач материаллары базарда бик аз. Аларны кайтуга ук алып бетерәләр. Плитә түшәлмәләрне туры китерүе дә бик кыен. Соңгы вакытта аны Тольяттидан кайтартабыз, – ди Ильяс Гыймадов.

Оешма башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, төзелеш материалларына бәя арту сәбәпле, күпләрнең төзелешкә планлаштырылган акчасы җитми башлаган. Шул рәвешле төзелгән кайбер килешүләр буенча да эш башланмыйча тора икән. «Элегрәк фатирын сатмыйча гына йорт төзергә җыенган кешеләр дә бүген аны сатып йорт төзергә мәҗбүр. Моның өчен банктан кредит алучылар да бар», – ди Ильяс. Шуңа күрә оешмага үз хезмәтләре өчен бәяне дә төшерергә туры килгән. Тәҗрибәле төзүче мондый шартларда йорт салыргамы-юкмы дип икеләнеп торучыларга да киңәшләрен бирде.

– Төзелеш материалларына бәя гел артып тора. Шуңа күрә йорт салырга уйлаган кешегә бу эшкә курыкмыйча тотынырга кирәк. Узган ел шушы киңәшкә колак салып, төзелешкә тотынучылар арасында быел килеп рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Төзелеш материаллары арзанаер дип көтеп утырырга кирәкми. Алар ел да кыйммәтләнә. Быел аның артуы бәяләрнең шулай кисәк үзгәрүе аркасында гына күзгә ташланды, – ди Ильяс Гыймадов.

Төзелеш тармагы белгечләренең бу уңайдан фаразлары да әллә ни куандырмый. Финанс аналитигы Александр Гусев фикеренчә, көзгә таба төзелеш материаллары бераз арзанаерга мөмкин, әмма бу үзгәреш әллә ни сизелмәячәк. «Агач һәм металл бәяләре ел азагына кадәр артачак әле. Аннан төзелеш базарында тотрыклылык урнашачак», – дип ышандыра белгеч.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү