Татарстанның бер районында автомобиль тулысынча янып беткән

Бүген иртәнге сәгать дүрттән соң республиканың Буа районы Бик Ути авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Лада» автомобиле белән идарә итүче яшь ир-ат «Керү тыела» билгесен бәрдергән һәм юлның ремонт бара торган өлешенә кергән. Автомобильгә шунда ук ут капкан.

«Машина белән 25 яшьлек егет идарә иткән. Аның башы бәрелгән һәм ирене ярылган, күкрәге авыртуга зарланган. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән», — диде шаһитлар.


Фикер өстәү