Универсаль технологияләр техникумы директоры: Минем нинди гамәл кылачагымны берәү дә алдан белә алмый

Аксубайга аерым кеше янына, атап бардым. Универсаль технологияләр техникумында гаҗәп хәлләр бар, дип ишеттерделәр. Директоры да гаҗәп кеше, сәерлеккә тартым гаҗәп кеше, имеш. Менә шундый сүзләр ишеткәч, юлга чыкмый ничек түзәсең инде!

Аксубайга килеп кергәч, директорга шалтыраттым: «Сезне кайда күрергә була?» – дидем.

– Эштә булмый кайда булыйм инде.

Юлны өйрәтте дә: «Мәчетне тапсаң, безне табарсың», – дип өстәп куйды.

Техникум каршына килеп туктауга машина янына сөйкемле генә бер хатын килде дә кайдан икәнлегебезне сорашты. Үзен директор урынбасары Татьяна Николаевна дип таныштырды. «Итак она звалась Татьяной…» – дип сөйләнә-сөйләнә аның артыннан иярдек. Фотограф җәйге ялда булу сәбәпле, машина йөртүчебез Альбертка вакытлыча фотограф вазыйфасы тапшырылды. Техникумда ремонт бара иде, идәннең бер өлеше сүтелгән. Директор кабинеты ягына борылгач, аякларга бахил кидек. Дөресрәге, таякка таянып йөрүемне күргәч, аны Татьяна Николаевна кидертте. Альбертка: «Әйдә, фотога төшер!» – дип әйтергә тел бик кычыткан иде дә өлгерә алмый калдым. Шулай да: «Их, кайткач хатынга күрсәтеп мактанырга иде исәп, иренең нинди хөрмәтле кеше икәнен тагын бер кат белер иде», – дип сөйләндем. Өчебез дә көлешеп алдык. Әмма көләселәр алда иде әле. Директор Фәргать Әюпов безне: «Сез кайдан, кем янына килдегез?» – дип каршы алды. Альберт белән аптырашып, бер-беребезгә карап телсез калдык. Үзе каршы алырга урынбасарын чыгарган, үзе сез кайдан дип сорый. Аптырап калуыбызны күргәч, елмаеп җибәрде директор. «Шулай юк-бар сөйләп сүз башласаң, кеше ачылып китә ул», – дигән була. Юкса аны ачылып китеп сөйләрлек дәрәҗәгә без җиткерергә тиеш идек. Мин үзем дә шаяртырга яратам. «Менә Аксубайны карап йөри идек, бер матур бина күрдек тә, эчен дә күреп чыгасы килде», – дим.

Бер-ике минут эчендә без якын дусларга ук булмаса да, яхшы танышларга әйләндек тә куйдык. Уңайсызлану дигәннең әсәре дә калмады. Фәргать операциядән калган җөйләрен дә күрсәтеп өлгерде. Муен астыннан күкрәк астына хәтле сузылган иде ул җөй. Быел 14 апрельдә, үзенә 60 яшь тулган көнне операция ясатырга туры килгән аңа. Кинәт кенә кәефе китеп үлем белән көрәшә башлаган. Табиблар йөрәккә килүче кайбер кан тамырлары кибүен әйткәннәр дә туган көнендә операция өстәленә салганнар. Артык зарланмады, бары тик: «Үләм дип торам», – дип кенә куйды. «Таш астыннан чыккан», дими, ни дисең бу егет турында.

Уен-катыш сөйләве белән тәмам аптыратты ул мине. Силсәвиттә аның туган елын «1971» дип ялгыш язган булганнар да, Фәргать үзен илле яшьтә генә дип уйлап, катлаулы операциядән соң дүрт көн узуга эшкә чыккан, имеш. Мин әйтеп карыйм, сукыр эчәк белән генә дүрт көннән чыгарырга мөмкиннәр, дим. Үз сүзе – сүз, ипи белән ант итәргә әзер егет. «Уйнап кына әйттем, алтмыш беренче елгы мин», – дип куйды әлбәттә. Аның болай шаяртуы күңеленең һаман яшь булуын раслар өчен иде бугай. Эш кабинетында да, коридорларда да ялан тәпи йөри. «Что такой, ялан тәпи?» – дигән идем, табиблар шулай кушты дип елмая гына. Без асылда, аяк өсте сөйләштек, табиблар күбрәк җәяү йөрергә кушкан. Катлаулы операциядән соң җүнле кеше ял итәргә тиеш иде. Әмма ул техникумга килгәннән бирле, инде менә 15 ел ял итүнең нәрсә икәнен белми икән. Ул моны үзенчә әйтә: «Ял көннәре дә минем өчен дүшәмбе», – ди.

Элегрәк, яшьрәк чагында дип әйтимме, Аксубайга килгәләгәнем бар иде. Әмма нигәдер ул чакта СПТУ дип аталган әлеге уку йорты турында язарга тәкъдим итүче булмады. Күрәсең, мактап язарга лаеклы дип тапмаганнар. Ә бүген ул 425 балага 17 төрле белгечлек буенча гыйлем бирүче һәм «Универсаль технологияләр техникумы» дип аталучы уку йорты. Тулай торакта ике урынлы бүлмәләр, шәһәр кунакханәләремени! Укучыларны көнгә дүрт мәртәбә бушлай ашаталар. Ашханә исә затлы ресторанны хәтерләтә. Һәм: «Каян акча җиткерәсез?» – дип соравым табигый иде. Фәргать Фаат улы: «Продукцияне сатып алмыйбыз, барысы да үзебезнеке», – ди. Сүз уңаеннан әйтим әле, директорның атасының исемем «Фаат» булу мине бераз гаҗәпләндергән иде. Силсәвиттә отчествогызны да ялгыш язганнар, ахрысы», – дидем. «Ялгыш түгел, ике «а» белән языла», – ди бу. Өйгә кайткач, кызыксынган идем, «Фаат» дигән исем чыннан да бар икән, фарсыдан алынган.

Менә шул Фәргать Фаат улы моннан унбиш ел элек хатыны Алияне елата-елата үз абзарыннан бердәнбер сыеры белән бозауны җитәкләп чыгып китә. Базарга, сатарга алып чыкмый ул аларны, техникумга алып килә. Менә шул көннән техникумда терлекчелек белән шөгыльләнү башлана. Бүген 100 баш сыерлары бар. Моңа 102 баш сарык, 96 баш дуңгызны, 130 оя умартаны да өстәсәң һәм 2465 гектар сөрү җире бар икәнен дә әйтсәң, «техникум» дигән сүз онытылып тора. Әйтерсең лә бу – авыл хуҗалыгы предприятиесе. Һәм әлеге хуҗалыкта үзләренең укучылары һәм укытучылары эшли. Бушка түгел, хезмәт хакына. Быел комбайнчыларга аванс итеп 200әр мең сум акча биргәннәр. Укытучыларның хезмәт хакы 33 меңнән башлап 38 меңгә хәтле. Алар элек тулай торакта яшәгән булсалар, бүген барысы да фатирлы.

Акча турында артык сүз куертмадык. Бу теманы директор үзе дә яратмый иде. «Акчага гомергә кызыкмадым, кеше белән акча идарә итәргә тиеш түгел. Акча белән нидер хәл итәргә тырышучылар яныннан борылып китәм мин», – ди.

– Хатыныгыз кайда эшли, нинди һөнәр кешесе?

– Алиямнең профессиясе – яраткан хатыным. Әмма мин аңа эш эзләп йөрмәдем, гәрчә, шактый вакыт район хакимиятендә аппарат җитәкчесе, беренче урынбасар булып эшләсәм дә.

– Яраткан хатынны елата-елата бердәнбер сыерны алып чыгып китмиләр инде.

– Ике елдан сыер кайтарып бирдем мин аңа.

– Гаиләдә кем хуҗа?

– Мин. Хатыным бер генә сүз белә, «ярый» дигән сүзне генә.

– Ир кеше деспот инде алайса.

– Юк, гаилә алып баручы. Мин балаларны да артык иркәләмәдем. Ике егет, бер кыз үстердек. Казанда укыдылар, белем алдылар. Ничек яшәүләре белән дә кызыксынмадым. Бары тик: «Ярдәм кирәк булса гына шалтыратыгыз», – дип әйтеп куйдым. Шөкер, безгә бернинди борчу да китермәделәр.

Директорның гаиләдәге тәрбия алымнары тулысынча диярлек техникумга күчкән кебек тоелып китте. Ягъни, балалар үз көннәрен үзе күрергә өйрәнергә тиеш. Үзенең туган авылы – Яңа Кармәттә җир алуы, техникумның үз хуҗалыгын булдырып балаларны хезмәт белән тәрбияләргә, эшләп ашарга, тәртипле булырга өйрәтүе – барысы да гаиләсендәге алымнар.

Кайчак техникумда тәрбия артык кырыс, «казарма режимы» кебек тә тоелып китә.

Һәр иртә монда Татарстан гимны белән башлана, көн Россия гимны белән тәмамлана икән. Кайчак киресенчә дә була ди. 425 бала иртәнге зарядкага чыгып баса.

– Берсе дә калмыймы? – дип сорагач, директор да, аның урынбасары Татьяна да: «Чыкмый гына карасыннар», – дип куйдылар. Ярый әле Татьяна Николаевна барында бер-бер ярамаган сүз әйтмәдем, татарча белә икән. Гомумән, Аксубай милләтара, динара татулык буенча «кече Татарстан» кебек, райондагы халыкның 40 проценттан артыгы чуаш милләтеннән һәм монда татарча белмәгән чуаш юк кебек. Гомумән, монда бер-береңне хөрмәт итү хисе көчле. Шушы хис бетмәсен өчендер, ахрысы, техникумда һәр көнне иртән үзешчән сәнгать смотры уза. Җитәкчеләр төрле милләт балаларының 5–10 минутка сузылган иртәнге концертын «смотр» дип атый, янәсе, әнә бер-берегезнең нәрсәгә һәвәс икәнлеген дә күреп-белеп торыгыз!

Мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде. Укучылар иң яхшы остаз, ашханәдә иң тәмле, сыйфатлы ризык әзерләүче пешекчеләр өчен дә тавыш бирә. Мондый «сайлаулар» әллә ничә елга бер узмый. Мәсәлән, укытучыларга көн саен тавыш бирелсә, ашханә эшенә кагылышлысы – атнага бер. Әле укучылар менюга үзгәреш кертү буенча тәкъдимнәр дә әйтәләр  һәм бу  да тавышка куела икән. Көн саен «политинформация» сәгатьләре узуын да өстәсәк, мондый режимда яшәүче тагын берәр уку йорты бар микән дип шикләнеп тә куясың. Һәрхәлдә, үземнең мондый галәмәтне күргәнем юк.

Директор: «Минем нинди гамәл кылачагымны берәү дә алдан белә алмый», – дигән иде. Әлбәттә, теләсә нинди адымга бара алмый инде ул. Көтелмәгән гамәлләре, мөгез чыгарулары, аңлавымча, бары тик файдага гына.  Укучыларны да, укытучыларны да аерым бер кысаларда яшәтүе дә – шушы ук җөмләдән.

Кемнәрнеңдер кырын каравына да артык исе китми, ахрысы. Юкса: «Мин ике нәрсәдән куркам», – дип кат-кат әйтмәс иде. «Нәрсәдән?» – дип сорагач, «Беренчесе – Алладан, икенчесе – Президенттан», – дип куйды. Бу сүзләре шулай ук сәер тоелды. Ярый, Алладан курку, ягъни начар гамәлләрдән тыелу аңлашыла инде. Ә ни өчен Президентны телгә ала? Мин: «Президентлар килә дә китә, алар – вазыйфа гына башкаручылар бит», – дип әйтеп карыйм. Ә ул: «Без – мишәрләр, бер генә хуҗага буйсынып өйрәнгән халык», – ди. Тел төбен соңрак кына аңладым. Фәргать Фаат улы, нәкъ гаиләдәге кебек, илдә дә, республикаларда да бер генә кеше җаваплы булырга тиеш, ди. «Әгәр хуҗа хаталар җибәрсә?» – мәйтәм. «Беренчедән, иң югары җитәкчелеккә булдыксыз кешене куймыйлар. Икенчедән, җитәкче үз хатасын үзе төзәтергә тиеш. Ә безнең бурыч – үз эшебезне җиренә җиткереп башкару».

Бу фикере белән бик үк килешеп тә бетмәдем. Әмма директор, «берәү – табакка, икенче – тагаракка» тартса, гаилә дә, илләр дә мантый алмый бит, дип бара. Аныңча «Президент» сүзе – аның шәхси фикере генә түгел, ә хакимиятнең төрле тармаклары белән киңәшеп-килешеп әйтелгән сүз. Аның дәлилләренә каршы килә алмадым. Техникумда укыту-тәрбия эшләре башта бераз сәеррәк тоелса да, күңелдән барын да хупладым. Чөнки, Фәргать Фаат улы үз файдасына тагын бер мисал китерде. Техникум тәмамлаганнар бу уку йортына бары тик рәхмәтләр укып кына яши икән. Дөрес булса, армия хезмәтен тутырган егетләр иң элек өйләренә кайтмыйлар, ә техникумга кереп, рәхмәт әйтеп чыгалар ди. «Нәрсә эшләсәм, шул ярый» дип кабул ителгән демократиянең эзе дә юк монда. Һәм полициядә исәптә торучылар да юк.

Бер елны техникумга Татарстанда кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килгән булган һәм мондагы тәртипне күреп исләре киткән. «Шуннан соң бөтен хулиганнарны җыеп, тәрбияләү өчен миңа тапшырмакчы иде. Мин риза булдым, әмма полиция каршы килде, мөгаен, безгә артык проблема кирәк түгел дип уйлаганнардыр», – ди директор. Аның фикеренчә, баланың яхшысы, начары булмый, бала белән бары тик сөйләшә белергә генә кирәк. Бер мисал да китергән иде ул. Язаргамы, юкмы дип шактый аптырап утырдым. Исемен әйтмичә генә төртеп куйыйм инде. Юлдан язган дигәндәй, трассаларда акча эшләгән бер кыз турында әйткән иде ул. Үзенә чакырткан, сөйләшкән, эш биргән. Теге кыз хәзер кияүдә, өч баласы бар һәм күпләргә үрнәк булырлык итеп яши икән.

Саубуллашыр алдыннан Фәргать Фаатыч безне тагын бер шаккатырды. Техникум бинасына керү юлын әллә ни кыландырып бетергәннәр. Иң элек металл эзләгечтән узасың, аннан бер приборга маңгаеңны терәп температура үлчәтәсең. Шуннан соң өстеңә вируска каршы ниндидер сыеклык бөркелә. Вирустан 6 сәгатькә саклый ди. Инде чыгып җитәр алдыннан бармак тыгарлык уемы булган тагын бер җиһаз тора. Уемга бармак тыгасың һәм бармак сырлары аша бөтен җиргә синең турында мәгълүмат тапшырыла. Һөҗүм була калса, бөтен ишекләр үзеннән-үзе ябыла икән. Ә инде ут бетеп китсә, үзеннән-үзе дизель генераторы эшли башлый. Янгын-мазар чыкса, бөтен ишекләр үзеннән-үзе ачыла икән.

Мондый галәмәт халыкара стандартлар буенча эшләнгән икән. Кызганыч, газета битләрендә барын да сөйләп бетереп булмый. Бу техникум турында телевидение матур гына сюжет эшли алыр иде. Халык барысын да үз күзләре белән күрсә иде дип әйтүем.

Язганнарым кемнедер мактау өчен түгел, ә гыйбрәт өчен. Теләгәндә шулай да яшәп була икән бит!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү