«Камилнең гомере шулай кыска булыр дип кем уйлаган»

Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсенә бер атна элек зур кайгы килә. Җәйге каникулга кайткан уллары мунчада ис тиеп вафат була.  Тәмте авылында узачак Сабан туена барганчы дип мунча ягып җибәрә алар. Тик  бу мунчадан 16 яшьлек Камил исән чыга алмый.

–  Без – гаиләдә өч бала. Олы апам кияүдә, гаиләсе белән Казанда яши. Мин дә өйләнгән. Питрәч районының Көек авылында торабыз, – дип сөйләде абыйсы Фәнил. – Энем, былтыр 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Казан төзелеш техникумына укырга кергән иде. Бер ел укып калды… Гомере шулай кыска булыр дип кем уйлаган. Әле дә бу хәлгә ышанып бетеп булмый. Йөрәк кабул итми. Ул көнне Камил мунчага беренче кереп китә. Без әле дә утын ягып, томалап керәбез. Энем мунча мичен үзгәртергә кирәк дигән иде инде. Тик булмады. Соңга калдык. Ул мунчага кергәндә, әни сыер сава. Камил телефонын алмагач, дус малайлары өйгә эзләп килә. Менә шуннан соң әни, мунчага барып, эндәшеп карый. Тавыш бирмәгәч, әтине чакыра. Ул исә ишекне ватып керә. Энемә ис тигән була. Тизрәк фельдшерны да чакырталар, «ашыгыч ярдәм»дә килә. Тик ярдәм итеп булмый. Ул мизгелләрдә әти-әниемнең ниләр кичергәнен бер Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Безгә шундук хәбәр иттеләр. Ышанмадым. Әле дә исәндер төсле.

Абыйсы гына түгел, авылдашлары да Камилне  бик уңган егет иде дип искә ала. Ул мәктәптә яхшы укыган, кечкенәдән әтисенә ияреп,  түбәләр ябып йөргән. Кулы бар эшкә яткан. Аеруча эретеп-ябыштыру эшен оста башкарган.

–  Сүзне бер әйтүдә тыңлый иде. Мәктәптә укыганда ук мотоблоктан трактор ясады. Яшь  булса да, тормыш көтәрлеге бар иде. Бик кызганыч. Энем мәңге кайтмас җиргә китте. Җидесен дә уздырдык инде… Ничек тә үзебезне кулга алып яшәргә кирәк. Тормыш дәвам итә. Энемне кире кайтарып булмый. Урыны оҗмахта булса иде, – ди Фәнил. – Камилне соңгы юлга озатырга кемнәр генә килмәде. Авылда якын дуслары күп иде. Сыйныфташлары килде, Казанда бергә укыган төркемдәшләре дә кайтты. Безнең хәсрәтебезне уртаклашкан һәркемгә чиксез рәхмәт. Гаиләгезгә мондый хәсрәт килмәсен!

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү