«17 ел элек үк якты дөнья белән хушлашкан булыр идем»

Арчада яшәүче  69 яшьлек Роза Вәлиева «ВТ» язылучылары арасында уйнатылган велосипедны откан иде. Бүләген алырга үзе килә алмады, улы Шамилгә тапшырдык. Роза  ханым йөри алмый икән. Шушы көннәрдә без аның белән тагын бер кат элемтәгә чыктык.

– Мин Мөслим районының Үрнәк авылында туып үстем. Мәктәпне тәмамлап, белем алгач, Казанга эшкә килдем. Шәүкәт абыегыз  белән шунда таныштык та инде. Бер ел очрашып йөрдек тә өйләнешеп куйдык. Арчага кайттым. Хәзер инде моннан китәсем дә килми. Өч баланы шунда үстердек, – дип сөйли Роза ханым. –  Ирем белән 42 ел яшәп калдык. Минем авыруларым өчен борчылып, ул инсульт кичерде. Озак та ятмады, бер ел дигәндә китеп барды. Үлгәненә 2 ел инде. 64 яшендә генә иде әле. Ә мин яшим әле. Ә бит моннан 17 ел элек үк якты дөнья белән хушлашкан булыр идем.

2003 елда Роза ханым кинәт кенә авырып китә. Табиблар тикшерә башлагач, яман чир ачыклана. Ул вакытта кече улы Шамилгә 9 гына яшь була.

– Ул чакта хәлем авыр иде. Табиблар да өмет бирмәде.  Әмма мин тормышка ябыштым. Балаларым хакына Аллаһы Тәгаләдән гомер бирүне елап сорадым. Халык медицинасы кулландым. Әкренләп чир артка чигенде. 2017 елга кадәр  онкология хастаханәсенә барып күренеп тордым, – ди ул. – Хәзер инде хастаханәләргә барып йөри алмыйм. 2017 елда эчәкләрем авыртып, табиблар кулына килеп эләктем. Миндә тромб булды. Табиблар сул аякны кистеләр. Ирем: «Казанга иртәрәк алып бармадык», – дип, бик үкенде инде. Минем йөри алмаганны күргәч, күңеле бик әрнеде. Ул мине яратып яшәде. Тигез картая гына алмадык.

Роза апаның олы улы Алмаз Арчада яши. Үз йортларын җиткергәннәр. Хатыны белән өч бала үстерәләр. Уртанчысы Марат, төпчеге Шамил дә башлы-күзле түгел әле. Әнисе төпчеген арада иң чаясы, үткене, ди.

–  Әле ярый улларым бар. Болын кадәр өйдә ике улым белән торам. Шамил Казанга китеп эшләп йөри. Әмма өйдәге эшләрне бергәләп башкаралар. Безнең бакчабыз да бик зур. Үзем йөргәндә рәхәт иде. Бакчага чыга алмаганга да елыйм. Аягым булса, дим… Миңа киеп йөреп карарга дип протез биргәннәр иде. Бик уңайлы түгел. Сау аякка көч килә. Шуңа икенчесен көтәбез. Улым барып кайтты инде, кайчан булыр. Бик тә йөрисем килә.

Роза ханым өй эчендә култык таягы белән хәрәкәтләнә икән.  Җаен тапкан инде. Кухняга чыга да тәгәрмәчле урындыкка утыра. Шуны тәгәрәтеп кенә бөтен эшне эшли. Камыр да куя, тәмле ризыкларын да әзерли. Әле менә күңеленә тынычлык табар өчен чигә, бәйли башлаган.

– Аягымны кискәнче бер дә тик утыра белми идем. Табигатьтә йөреп кайта идек. Ирем белән балыкка, гөмбә җыярга йөрдек. Әле хәзер дә улларым йөртә. Балык тотарга алып баралар. Мин йөргән җирләрдән гөмбә җыеп кайталар. Күңел ашкына инде ул.  Әгәр йөрсәм, бакчамнан да кермәс идем, урман-күлләрдән дә кайтмас идем, дим. Йөрәк әрни. Әмма елап та утырып булмый. Үзеңә язылганны күрәсең. Язмышларны үзгәртеп була, диләр. Мин моның белән килешмим. Булмый. Була торган икән, мин үзгәртмәс идемме? – ди ул. – Шундый кеше инде мин. Шушы яшемә җитеп, бәхетнең ни икәнен әйтә алмыйм. Ә бит бер уйлап карасаң, Аллаһы Тәгалә балалар бирде, ана бәхетенә ирештем. Улларым бар. Бу күңелгә нәрсә җитмидер инде ул, үземне бәхетлемен дия алмыйм…

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү