«Күңелгә «бездә карга акыллары да юк микәнни?» дигән уйлар кергәли»

Интернеттагы язмалар кызык эзләүгә генә кайтып кала башлады кебек. Үлем-китем, юл фаҗигаләре, янгын чыгу, суда батып үлү турындагы хәбәрләрне халык егылып укый. Кеше укысын дип, язмаларның исемнәрен куярга да остарып беттек. Әнә берсе «Депутат сравнил россиян с баранами…» дип башлаган. Аны ничек укымыйсың ди инде, депутатларга мөнәсәбәт бездә, йомшак кына әйткәндә, шактый үзгә, катлаулы. Сайттагы язманы мин дә укый башладым. Бактың исә, авторлар Дәүсовет депутаты Илшат Әминовка төрттермәкче булганнар. Ул алып барган «Семь дней» тапшыруын үзем дә карадым. Илшат Юныс улы сәламәтлек темасына тапшырулар алып баручы Александр Мясников фикерләрен генә хуплаган иде. Ягъни, пандемиягә каршы көрәшү өчен коллектив иммунитет барлыкка китерергә «көтү законнары» буенча яшәргә кирәк.

Монда шаккатырлык берни дә юк. Көтүдә берәр мал авырый башласа, зәхмәт башкаларына да йокмасын өчен бөтен малларга да вакцина кертәләр. Бу – бөтен яман чирләрдән бергәләп саклану ысулы. Безгә табигать законнарын ешрак искә төшерү, кайчак хайваннардан үрнәк алу бер дә зыян итмәс иде.

Арча журналисты, кошлар дөньясы буенча белгеч Ильяс Фәттаховның сөйләгәннәре искә төште әле. Совет заманы, коммунистлар партиясенең иң көчле чагы бу. Райкомның беренче секретаре бүлмәсенең тәрәзә каршындагы тупылларга кара каргалар оя кора башлый. Күрәсең, аларның каркылдаулары «первый»ның тәмам теңкәсенә тия һәм ул ояларны туздырырга әмер бирә. Озын колгалар белән ояларны берәм-берәм бәреп төшерәләр. Бу хәл җомга көн була. Яллар узгач, дүшәмбе көнне агач башларына баксалар, каргалар ояларны яңадан корып куйган. Шул тирәдә яшәгән кешеләр әйтүенчә, алар бер-беренә ярдәм итеп, күмәкләшеп эшләгәннәр. «Өмәдә» хәтта, чит каргалар да катнашкан, ди. Ояларны яңадан бәреп төшергәннәр. Каргалар исә аларны яңадан корган һәм берничә ояга күкәй дә салып куйганнар. Моны белгәч «первый» аптырап калган һәм ояларга кагылмаска кушкан. Канатлы дусларыбыз исә,  шул ояларда бала чыгарып, үстереп, көзләр җиткәч, райком белән саубуллашып, җылы якларга очып киткәннәр ди. Ильястан: «Шул урынга тагын кайтканнармы?» – дип сораган идем. «Ялгышмасам, алдагы язга хәтле тупыл агачларын кискәннәр иде», – диде.

Иң әһәмиятлесе, кара каргалар бергәләп, бер сүздә булып үзләрен дә, балаларын да саклап кала алганнар. Куркыныч килгәндә «коллектив иммунитет» тудырырга башлары җиткән бит. Ә без исә, афәткә бергәләп каршы тору урынына кеше хокукларын бозу турында сүз куерта башлыйбыз. Янәсе, вакцинация дигәннәре һәркемнең үз эше. Бер уйлаганда, җитәкчелек кешене мәҗбүр итәргә тиеш түгел кебек. Әмма «демократия» дигән сүзне тәмләп тел очында әвәли-әвәли хокук дәгъвалаучылар авыру йоктырып кеше тормышына үзләре үк куркыныч янарга мөмкин икәнлекләре турында уйламыйлар, ахрысы. Бит бәндә баласы әле яшәргә дә хокуклы. Кеше тормышын тартып алу олы җинаять түгелме?

Бездә «Ялгыз кайгы – кайгымыни, илгә кайгы килмәсен…» дигән җыр бар. Кара каргалар, әлбәттә инде, бу җырны белми. Әмма алар бөтен авырлыкларны бары тик бергәләп кенә җиңеп буласын күңелләренең кайсыдыр җире белән сизә. Кайчак күңелгә «бездә карга акыллары да юк микәнни?» дигән уйлар да кергәли.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү