Балконда чыккан янгында бер ирнең гомере өзелгән

Бүген төнлә коткаручыларга Казанның Блюхер урамы 4нче йортта балкон януы турында хәбәр килеп ирешә. Ут фатирны да өлешчә ялмап алган була. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

7 каттагы фатирдан коткаручылар бер ир-атны алып чыгып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган. Табиблар аны коткарырга тырышып караганнар, тик соң булган, ир-атның гомере өзелгән.

Хәзер фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү