Кукмара игенчеләре: «Быел һәр бөртек ашлык алтынга тиң!»   

Быел без урып-җыю сулышын Кукмара районы кырларыннан тоемларга булдык. Корылык елында иген игү нинди шартларда башкарыла? Кыр батырларының кәефләре ничек, алар нәрсәгә өметләнә? Язмада шул сорауларга җавап эзләдек.

«Уңыш без көткәнчә түгел»

Кукмара районының баш агрономы Илдар Габбасов әйтүенчә, кукмаралылар уракка 14 июльдә төшкән. Без барган көннәрдә игенчеләр арыш һәм көзге бодай суктыра иде.

– Кызганыч, уңыш без көткәнчә түгел, – дип авыр сулый агроном. – Узган ел гектарыннан 47 центнер уңыш алган идек. Быел шуның яртысы да юк: уртача  19 центнер тирәсе. Бик каты, бик кырыс корылык. Ике атна элек яңгырлар явып узганчы, җирдә кулның терсәккә кадәрге өлеше сыешлы ярыклар хасил булган иде. Безнең районда корылык 2010 елга караганда да көчлерәк булды. Чөнки ул елны язын тамыр системасы үсәргә мөмкинлек булды. Быел юк. Уңышны бары тик яфрактан тукландыру аркасында гына алуга ирештек. Бүген районда җәй буена бер тамчы яңгыр төшмәгән дүрт басу бар.

Баш агроном әйтүенчә, мондый шартларда төп максат – эшне тизрәк түгел, ә сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Чөнки һәр бөртек ашлык алтынга тиң!

Без районда алдынгы урыннарда булган «Әсәнбаш» хуҗалыгы кырларына бардык. Агроном Денис әйтүенчә, хуҗалыкның 10 мең 300 гектар җире бар.

– Башак кыска булу сәбәпле, комбайнчыларга да эшләргә җиңел түгел. Масса аз. Төп игътибар сыйфатка бирелә. Комбайн куып кына уңышка ирешеп булмый быел, – ди Илдар Габбасов.

Игенче йөрәге ярышка ашкына

Без басуга килгәндә җиде комбайн эшли иде. Шуларның икесен бертуган Денис һәм Дмитрий Вахрушевлар иярли. Соңрак әтиләре Сергей Вахрушев белән тагын бер туганнары да килеп җитте. Игенчеләр династиясенең гомуми стажы 50 елга җитә.

Моңа кадәр улларын ияртеп йөргән әтиләре быел үзе ярдәмче булып, күзәтеп кенә йөри икән.

– Үземне белә башлаганнан бирле кырда инде мин, – дип елмая Сергей Вахрушев. – Үз эшемне улларыма тапшыру белән дә бәхетле мин. Нинди горурлык бит бу! Миңа ияреп йөргән малайлар хәзер үзләре комбайн кадәр комбайнны иярли. Быелгысы кебек авыр елда да сынатмыйлар әнә. Үзем дә гел беренче булырга тырыштым. Улларым да үземә охшаган. Мин инде хәзер аларга «Ашыгыч ярдәм» кебек. Чакырсалар, килеп җитәм. Башка елларны яхшы хезмәт хакы ала идек. Узган ел Денис белән бергә 400 мең сум тирәсе акча эшләдек. Быел алай эшләп булмас дип уйлыйм. Ашлык да аз, эшләргә дә авыр.

Егетләрнең өчесе дә әтиләре юлын сайлаган. Кечкенәдән техника арасында кайнашып үскән малайларның язмышы башкача була да алмый торгандыр инде. Өлкән улы Дмитрий җиде ел элек үзенең комбайны штурвалы артына утырган. Аңа кадәр 6 нчы сыйныфтан бирле әтисенең ярдәмчесе булып йөргән.

– Әти барысын да өйрәтте: техника йөртүдән башлап, аны сүтеп-җыюга кадәр. Язын тракторда эшлим, – ди Дима. – Җәен менә шулай кыр корабын иярлим. Бу чорны көтеп торабыз инде без. Акча эшләү мөмкинлеге дә бит. Бүгенгә 350 тонна ашлык җыйдым. Быел уңыш аз, әлбәттә. Сабагы кыска булгач, эшләргә  авыр. Уңыш мул булганда, эшләве дә күңелле.

Кечкенәләре Дениска – 19 яшь. Кукмара аграр колледжында белем ала. Ул да  комбайн иярләгән. Быел 310 тонна ашлык суктырган. Тагын бер ир туганнары комбайн ярдәмчесе булып та, тракторда да эшли.

– Бөтен өметебез – шушы егетләрдә. Алар тракторда да, комбайнда да эшли. Язын барлык басуларны шулар белән эшкәрттек, – ди агроном Денис.

Тагын бер комбайнда Таһир Дәүлиев эшли иде. Быел ул 31 нче урагына чыккан.

– Пенсиядә булсам да, күңел бирегә тартыла бит менә. Мин кечкенә чакта игенче авылда иң абруйлы кеше иде. Элек алар бары тик комбайнда гына эшли торган иде. Хәзер башкача шул. Барысы да заманча. Шөкер, авыл җанлы балалар да бар, ләкин алар аз инде хәзер. Күңел тартмаса, акча дип кенә чыкмас идем. Азарт, ак көнләшү, ярышу дәрте булмаса, комбайнда эшләп булмый, – ди ул.

Тәҗрибәле игенче дә, быел ашлык аз, ди.

–  Кыска да булып үсте. Бөртеген дә калдырасы килми. Җирдә ятып калганнарына йөрәк елый. Быелгысы кебек авыр елны хәтерләмим дә. Иң кирәк вакытта яңгыр яумады бит. Шушы бер басуда гына да төрле җире бар. Ашлыкның яхшырак чыга торганы да, начаррагы да бар, – диде Таһир  Дәүлиев.

 «Мировой» апа         

Шуннан соң ындыр табагына бардык. Безне монда озак еллар эшләүче, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәкыя Җиһаншина каршы алды.

Хуҗалыкның барлык кырларыннан җыеп алынган ашлык нәкъ менә шушы ындыр табагыннан уза. Узган ел тәүлегенә 900 тонна ашлык кабул иткән ындыр табагына быел 200–250 тонна белән генә канәгатьләнергә кала.

– Витаминнар керткәч, быел бераз иген кайта әле. 2010 елда гел булмады бит, – ди Рәкыя Җиһаншина. – Мин авыл хуҗалыгында мәктәп бетергәннән бирле эшлим. Фермада хезмәт иткәннән соң, монда килдем. Инде биредә эшли башлавыма да 36 ел вакыт узып киткән икән инде. Быел туктамакчы да идем, җитәкчелек бик сорагач, чыгарга булдым. Урып-җыю чоры – күңелле дә, авыр да вакыт. Эш сәгатебез иртәнге сәгать 5тә башлана. Төне буе да эшлибез. Комбайнчылар да гел алышынып тора. Өлкән буын олыгаеп, аларны яшьләр алыштыра.

Әсәнбаш хуҗалыгында көзге бодай, арыш басуларында эшләр беткән. Игенчеләр арпага, борчакка чыкканнар. Көндәлек кайткан ашлык урнашып бара. Быел иген җыеп алу озакка бармас, августларда бетәр, ди Рәкыя апа.

Уңыш мулдан булмаса да, җыеп алган игеннәрнең бәрәкәте булсын дип телик!

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, Татарстанда 676194 гектар мәйданнан 1 млн 129 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Республика буенча гектарыннан уртача 16,7 центнер уңыш чыга. Бу күрсәткеч буенча Тукай районы (гектарыннан 24,1 центнер) алда бара. Икенче урында – Тәтеш игенчеләре (23,3 центнер), өченчегә Зәй районы (21,3 центнер) урнашкан.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү