Гаиләдә бер кеше коронавирустан прививка ясатса, башкаларның авыру йоктыру куркынычы кимүен әйткәннәр

Гаиләдә бер кеше коронавируска каршы прививка ясату, калган гаилә әгъзаларының инфекция йоктыру куркынычын өч тапкыр киметә дигән фикергә килгәннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Лидер-медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаковка сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Гаиләдә коронавируска каршы прививка ясаткан бер кеше гаиләнең башка әгъзалары өчен ковид йоктыру куркынычын өч мәртәбә киметә», — дигән табиб.

Вакцинация ясаткан кеше инфекция йоктырган очракта вирус бүлеп чыгарырга мөмкин, әмма ул прививка ясатмаган авыруныкына караганда күпкә азрак була. Өстәвенә, ул бүлеп чыгарган патоген әллә ни актив түгел һәм организмда мутацияләнми, дип ачыклык керткән Евгений Тимаков.


Фикер өстәү