Россия Президенты Владимир Путин Һава-десант гаскәрләренең шәхси составын һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре – Һава-десант гаскәрләре көне белән тәбрик итте. Котлау тексты Кремльнең рәсми порталында урын алган.
«Данлыклы Һава-десант гаскәрләре сафларында һәрвакытта да махсус чыныгу алган, көчле рухлы, баш имәс холыклы һәм туганнарча берләшкән кешеләр хезмәт итте», – диелгән Илбашы котлавында.
– Сезнең ышанычлы һәм ныклы рәвештә милли мәнфәгатьләрне һәм ил куркынычсызлыгын саклаячагыгызны Россия халкы белә, – дип ышанычын белдергән Путин.