Татарстанда ярты миллионга якын бала Путин акчасын алды

Бүген Татарстанда 484 257 бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алган. Юу хакта республика Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бу акчаны билгеләү гаилә кеременә бәйле түгел. Аны 1 сентябрьгә кадәр алты яше тулган балалар һәм Указ имзаланган көнгә – 2 июльгә кадәр әле 18е тулмаган балалар, шулай ук, физик мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, мәктәптә укуны дәвам итүче 18-23 яшьлек затлар алачак”, – ди Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Татарстанда барлыгы 563 мең укучы 10 мең сум акча алырга тиеш. Түләүләрнең гомуми күләме – 5,63 миллиард сумнан артыграк.
Матбугат хезмәтеннән искә төшереп үтелгәнчә, акча гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Бу – саклык кенәгәсе счеты яки Россия территориясендә гамәлдә булып килүче теләсә кайсы түләү системасының банк картасы булырга мөмкин.


Фикер өстәү