Татарстанның атказанган табибы Сергей Михеев вафат булган

Республика клиник хастаханәсе реаниматологиясенең элеккеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы Сергей Михеев вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сергей Михеев Республика клиник хастаханәсендә 1977 елда эшли башлый, ике елдан соң реанимация бүлеген җитәкләүгә алына. Аны зур абруйга ия табиб, үз эшенең остасы, дип искә алалар.

Сергей Михеевка 71 яшь булган. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә  Республика клиник хастаханәсе бинасы янында 11:00дә булачак.


Фикер өстәү