Торна тагын килмәс микән?

Йокысыннан уянгач, аптырап озак ятты Гүзәл. Нигәдер бүген әнисе һәрвакыттагыча: «Уяндыңмы, кызым?» – дип, килеп, йомшак итеп чәчләреннән сыйпамады. Аш-су бүлмәсендә булашканы да сизелми…

– Әни-и! – Озак көтеп ятарга түземлеге җитмәде кызның.

Ләкин тавышка әнисе түгел, нәнәсе килеп җитте:

– Менә минем кызым да уянган! – Әсма әби оныгын кочагына алды да шапылдатып аркасыннан сөйде.

– Нәнәй, ни эшләп син иртән-иртүк безгә килеп җиттең? – дип сорады Гүзәл, йокылы күзләрен уа-уа. – Әнием кайда?

– Әниең хастаханәгә, бәби артыннан китте, кызым, берничә көннән сиңа энекәш яки сеңелкәш алып кайтыр ул. Әйдә, алар кайтуга әзерләнеп торыйк. Син бит – апа буласы кеше, быел үзеңә биш яшь тула!

Көне буе бөтерелеп, нәнәсенә өйләрне җыештырышты Гүзәл, кичен әтисе бәбигә дип, тәгәрмәчле арбачык кертеп куйгач, аның янында буталды.

– Ә ул курчак кебек матур булырмы? Мин аның белән уйный алырмынмы? – кебек сораулар биреп, өлкәннәрне йөдәтеп бетерде.

Ниһаять, җитте ул көн. Әтисе белән әнисе, зәңгәр тасмалы төргәк тотып, елмаеп кайтып керделәр.

– Менә, кызым, энекәшең булыр бу! Исемен Айнур дип кушабызмы?

Бәбине бишеккә салу белән, Гүзәл дә аның янына курчагын китереп урнаштырды:

– Бергә күңеллерәк булыр!

– Ой, кызым, ярамый алай! – Әнисе шунда ук уенчыкны алып куйды.

Кызның кәефе төште, китабын тотып, әтисе янына юнәлде ул.

– Әти, китап укы әле!

– Соңрак, кызым, мунча ягасым бар, бәбине юындырырга кирәк.

Башын иеп, нәнәсе янына китте Гүзәл.

– Нәнәй, әкият сөйлә әле!

– Тс-с, кызым, бәби йоклап китте, әниең дә ял итсен, мин Айнурның керләрен чайкап керим әле, – нәнәсе әллә Гүзәлнең соравын ишетмәде дә…

Шул җитә калды, ахры, кыз елап та җибәрде:

– Сез хәзер бөтенегез дә бәбине генә яратасыз! Мин сезгә кирәкмим! Нигә алып кайттыгыз аны!

Күпме генә юатмасыннар, кичкә кадәр кәефсез йөрде Гүзәл. Ә кичен аларга кунаклар килде: әтисенең абыйсы гаиләсе белән, әнисенең туганнары… Аларны бик ярата Гүзәл. Чөнки алар  һәрвакыт кызга төрле бүләкләр ясыйлар, иркәлиләр, сөяләр. Бу юлы да буш килмәгәннәр…

Кичен йокларга яткач, Гүзәл янына әнисе килеп утырды. Юрганын рәтләде, чәчләреннән сыйпады.

– Кызым, син Таһир, Зөфәр абыйларыңны, Сания апаларыңны яратасыңмы? – дип сорап куйды нигәдер әнисе.

– Яратам! – диде кыз, аптырап.

– Мин дә яратам! Чөнки алар – минем туганнарым. Уйлап кара, әгәр әтиеңнең дә, минем дә туганнар булмаса, ничек күңелсез булыр иде! Бүген безгә берсе дә килмәс иде. Башка бәйрәмнәрдә дә. Ә беләсеңме күпме ярдәм иткәннәре бар аларның безгә! Туганнарың булу – зур бәхет ул. Менә синең дә хәзер туганың бар.

Нәни Гүзәл уйга калды.

– Әни, ә бәбиләрне каян алалар?

– М-м-м.. Аларны торна китерә, кызым!

–  Кара әле, синең өч туганың бар, әтинеке икәү. Ә минем берәү генә буламы? – Гүзәл әнисенең кочагына сыенды. – Безгә торна тагын килмәс микән?..

Ләйсән Якупова

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү