Коронавирустан прививка ясатканнан бер гаилә әгъзаларының үлеме сәбәбен аңлаттылар

13 яшьлек укучы кызның әтисе, әнисе һәм әбисе вакцинациядән соң бер-бер артлы үлгәнлеге турында хәбәр иткән идек. Риа Новостига Сәламәтлек саклау органнары хәбәр итүенчә, әлеге гаилә беренче компонентны гына алып өлгергән булган. Прививка ясап, 10-12 көн үткәннән соң, аларның COVID-19 йоктырулары мәгълүм булган.

Матбугат чараларында яшүсмернең әти-әнисе һәм әбисе коронавирустан прививка ясаткач үлүләре турындагы хәбәр таралганнан соң, Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әлеге мәгълүматны тикшерергә боерык бирде.

Коронавирусның инкубацион преиодында, 26 июнь көнне, әлеге гаилә беренче вакцинаны ясаткан булган. Аларның авыр соматик авырулары  — шикәр диабеты белән авырулары һәм гемодиалеизда булулары билгеле ди, агентлык чыганагы.

Әлеге гаиләнең үлеме дә вакцинация белән түгел, ә коронавирусның соңгы формасын кичерүләре белән белән бәйле булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү