Татарстанда “Мой депутат” сервисы эшли

 Республикада яшәүчеләр шушы онлайн-сервис аша депутатларга үзләренең наказларын калдыра. Асылда алар торак-коммуналь хуҗалык, җәмәгать транспорты, юл проблемалары буенча проблемаларын һәм теләк-тәкъдимнәрен җиткерә. Бүген Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин онлайн-сервиста үзләрен борчыган проблемаларын калдыручылар белән элемтәгә кереп, аларны хәл кылу юллары буенча фикер алышты.

“Мой депутат” онлайн-платформасы ярдәмендә  мойдепутат.онлайн сайты аша, 8 800 201 16 00 телефонына шалтыратып (яки үзеңнең номерыңны калдырып), шулай ук WatsApp аша партиягә наказ калдырырга мөмкин.

“Кайнар” линия телефоны һәр көн саен 10.00дан 21.00 сәгатькәчә эшли. (ял көннәрендә дә). Республикада яшәүчеләр юллар, медицина, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе һәм күп кенә башка өлкәләрдә үзләренең проблемаларын бәян итәргә яки наказ калдырырга мөмкин. Партия депутатлары һәр көен саен “Мой депутат” проектының кабул итү бүлмәсендә дежур тора һәм телефон аша үзләренең наказларын калдырган кешеләр белән телефон аша элемтәгә керә. Шулай итеп, депутатлар халык белән турыдан-туры теге яки бу проблеманы хәл кылу юлларын эзли.

Бүген проектның кабул итү бүлмәсендә Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллаин дежур торды. Ул 3 сәгать дәвамында Татарстанда яшәүчеләр белән телефон аша аралашты. Иң беренче булып Равилә Вәлиева Рөстәм Кәлимуллин белән шәхсән элемтәгә керде. Ул “Семицветик” балалар бакчасына юл салу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Биектау районы хакимияте башлыгы аңа Татарстанда “Безнең ишегалды” Президент программасын тормышка ашыру турында сөйләде. Программа ишегалларын төзекләндерү, анда яңа асфальт салуны күздә тота.  Ишегалдының программа кертелү-кертелмәвен сайтка (һttps:// dvor.tatar)  кереп карарга мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты саны артуга, коммуналь хезмәтләр күрсәтү  бәясе үсүгә бәйле мөрәҗәгатьләр буенча элемтәгә чыгылды.

“Бердәм Россия” депутатлары Татарстанда яшәүчеләрнең проблемаларын хәл кылуның барышын контрольдә тотачак.


Фикер өстәү