Төркиядәге янгыннар шаһите Рифат Зарипов: «Россия туристларын ут, су белән генә куркытып булмый бит»

Быел ял итүчеләргә дә тынычлык юк. Россия курортларында көчле яңгырлар явып, туристларның мал-мөлкәтләренә зыян салса, Төркиядә янгыннар котыра. Федераль матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Төркия хакимияте илнең көньяк-көнбатыш пляжларында ял итүче туристларны эвакуацияли башлаган.

Бодрум курортында өч кунакханәдән кешеләрне чыгарганнар. Шәһәр мэры Әхмәт Арас «РИА Новости» агентлыгына белдергәнчә, туристларны курортның үзәк өлешендәге объектларга урнаштырганнар. Россиянең Антальядагы генераль консуллыгында билгеләп үтүләренчә, Россиядән килгән йөзгә якын туристны вакытлыча башка кунакханәгә урнаштырганнар. Кунакханәдәге туристлардан тыш кайбер йортларда яшәүчеләрне дә эвакуацияләгәннәр. Биналарга ут кабу куркынычы янамый. Узган атнаның чәршәмбесендә башланган янгыннар алты кешенең гомерен өзгән. Соңгы яңалыклар буенча, Антальяга якын булган дүрт урында урманнарга берьюлы ут капкан. Берничә гектар мәйдан җирдә җирле халыкның йортлары көлгә әйләнгән.

Билгеле булганча, Төркия курортларын Россия туристлары аеруча үз  итә. Социаль челтәрләр ялкын чолгап алган курорт зоналарыннан фото һәм видеолар белән шыплап тулды. Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов та гаиләсе белән янгыннар башланган Манавгат шәһәрендә ял иткән.

– Янгыннар башланганчы без бер атна ял итәргә өлгергән идек инде. Бу күңелсез хәлләр без кайтып китәргә бер көн кала башланды, – дип сөйләде безгә Рифат. –  Янгын чыганагы ял итә торган урыннан 1–2 чакрым ераклыкта гына иде. Бераздан ялкын шәһәргә төшеп, йортларга ут капты. Төтен, ялкынны беренчеләрдән булып әниләр күреп алган. Ул вакытта алар суда йөзә иде. Ут телләре көчәйгәннән-көчәйде. Бер сәгатьтән вертолетлар оча башлады. Халык, төшке ашка дип, отельгә кергән иде. Бу хәлләрне ишетеп, барысы да урамга чыкты.

Рифат Зарипов әйтүенчә, ял итүчеләр арасында паника күтәрелгән. Кайбер кешеләр, чемоданнарын җыеп, кайтып китәргә үк теләгән.

– Кунакханә хезмәткәрләре үзләрен бик тыныч тотты, әлбәттә. Алар халыкны тынычландырды. Ялкын көчәйгән саен, халык судан чыгып, кунакханәгә чапты. Куркыныч булса да, мин паникага бирелмәдем анысы. Чөнки тиздән барыбер кайтып китәсе идек. Ә менә яңа гына ял итәргә килеп кушылганнарга начар булды. Көчле җил Анталья шәһәре ягына исә башлагач, янгын шул якка борылды. Анда тагын да куркынычрак булган, ут ялкыннары туристлар ял итүче отельләргә кадәр килеп җиткән, диләр. Янгын чыккан көнне бездә дә куркыныч иде. Агачларга, бассейн төпләренә көл утырды. Кояш балкып торса да, күктә аны күреп булмады. Астма авырулары булган кешеләргә авыр булган, дип беләм.

Рифатка: «Без дә юллама алган идек. Киликме, юкмы?» – дип киңәш сорап язучылар күп булган. Андыйларга ул: «Бәхетсезлек теләсә кайда сагаларга мөмкин», – дип җавап биргән.

– Әле һаман да без ял иткән урынга очучылар бар. Россиялеләрне ут, су белән генә куркытып булмый бит. Танышларыбыз, урманнар әле һаман яна, дип әйтте. Шулай да мин вазгыять тагын да катлауланса, күрәләтә торып ут эченә бармаска киңәш итәм, – дип сөйләде җырчы.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рифат Зарипов (@rifat_zaripov_official)

Чыннан да, Россия туристларын ут та, су да куркытмый, күрәсең, чөнки «Счастливый отпуск» туризм агентлыгы хезмәткәре Ләйсән әйтүенчә, янгыннар сәбәпле, Төркиягә очудан баш тартучылар, билетларын кире кайтаручылар юк.

– Әлеге вакытта Төркиядә ял итүче клиентларыбыз күп. Алар үз вакытлары җитмичә, теләгән очракта да, курорттан кайтып китә алмыйлар. Аланья һәм Сиде шәһәрләрендә ял итүчеләр белән хәбәрләшеп торабыз. Төтенне искә алмаганда, барысы да яхшы, диләр. Юлламаларын кире кайтаручылар да юк, чөнки бармаган очракта, алар акчаларын югалтачаклар. Ләкин андагы хәлләр белән кызыксынучылар да, бару-бармау буенча киңәшләшүчеләр дә бар. Шулай да барысы да диярлек, янгыннарны якын киләчәктә сүндерерләр дип өметләнеп, барырга карар кыла, – диде Ләйсән.

Бәяләргә килгәндә, Төркиядәге янгыннар аларга үзгәрешләр кертмәгән.

– Август болай да ял итү өчен бик кулай вакыт, шуңа күрә бәяләр кимү турында сүз дә була алмый. Киресенчә, алар арта гына. Июль белән чагыштырганда, бәяләр күтәрелде, – диде агентлык хезмәткәре.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү